Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Саранча оча башлый

    Менделеевск районының өч хуҗалыгы кырларында саранча табылды. Куркыныч авыл хуҗалыгы корткычы - итальян прусының беренче чыганагы Бәзәкә авылы янындагы басуларда ачыкланды. Соңрак саранча "Татагро" ҖЧҖ, "Победа", "Мөхәмәтгалиев" КФХ территориясендә барлыкка килде. Барлыгы 1050 гектарда урнашты, иң күбе - 9150 гектары "Татагро"га туры килә. Бу турыда "ТР буенча Россельхознадзор" ФДБУ Менделеевск...

    Менделеевск районының өч хуҗалыгы кырларында саранча табылды.
    Куркыныч авыл хуҗалыгы корткычы - итальян прусының беренче чыганагы Бәзәкә авылы янындагы басуларда ачыкланды. Соңрак саранча "Татагро" ҖЧҖ, "Победа", "Мөхәмәтгалиев" КФХ территориясендә барлыкка килде. Барлыгы 1050 гектарда урнашты, иң күбе - 9150 гектары "Татагро"га туры килә. Бу турыда "ТР буенча Россельхознадзор" ФДБУ Менделеевск филиалы баш агрономы Николай Токарев хәбәр итте.
    - Әлеге басуларда итальян прусы утырды гына, ә моңа кадәр кыргый үсемлекләр белән тукланды, - дип сөйли Николай Михайлович. - Бу шартларда кырларга җентекле контроль кирәк. Берәмтекләп очучы корткычлар җитди куркыныч тудыра. Алар агуларга бирешмәүче күкәйләр салырга сәләтле.
    Саранчага хас үзенчәлек шунда, һава торышы эссерәк булган саен, ул, дым алып калыр өчен, үсемлекләрне күбрәк ашый. Бер бөҗәк, бөртекле, яшелчә, бакча һәм башка культураларга зыян салып, үз авырлыгыннан ике-өч тапкыр күбрәк ашарга сәләтле.
    - Бакча участоклары хуҗалары безгә саранча барлыкка килүгә шикләнеп берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Ләкин, тасвирлаулар буенча, бу итальян прусы түгел, ә чикерткә, - дип билгели Николай Токарев. - Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләренә көз көне кырларда корткычларның күкәйләре барлыгын тикшерү зарур. Аларны 10-15 сантиметр тирәнлектә табарга була. Юк итү өчен тырмалау яки дисклау нәтиҗәле. Шулай ук киләсе елда куллану өчен рөхсәт ителгән препаратларны алдан әзерләп куярга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: