Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Сәламәтлегебез үзебезнең кулда

Ижевка мәдәният йортында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын фәнни-гамәли конференция оештыру белән ачканнар. "Сәламәтлегебез үзебезнең кулда" дип аталган конференциянең I этабы 2-11 нче сыйныфлар арасында, ә икенчесе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау проектларын яклау формасында клубта үткән. Мәктәп директоры Татьяна Мифтахова уңышлы эшләр авторлары Илфат Гәрәев, Ярослав Лепихин (2...

Ижевка мәдәният йортында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын фәнни-гамәли конференция оештыру белән ачканнар.
"Сәламәтлегебез үзебезнең кулда" дип аталган конференциянең I этабы 2-11 нче сыйныфлар арасында, ә икенчесе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау проектларын яклау формасында клубта үткән. Мәктәп директоры Татьяна Мифтахова уңышлы эшләр авторлары Илфат Гәрәев, Ярослав Лепихин (2 нче сыйныф), Рәмис Имашев (7 нче сыйныф), Антон Киреевка (10 сыйныф) грамоталар тапшырды. Укучыларга ярдәм күрсәткән мөгаллимәләр Ирина Самарина, Елена Галкина, Светлана Актаева, Эльза Мифтахова да билгеләнделәр. "Дөньяны үз кулың белән чистарт" дип исемләнгән чараны алып баручы мәдәният йорты директоры Алла Затирко җыелганнарны туган авылны матурларга, чистартырга, төзекләндерергә өндәде. Китапханәче Гүзәл Гәрәева темага багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Җирле шагыйрьләр Василий Краснов, Людмила Галкина әсәрләрен сәнгатьле уку конкурсында җиңүче Кристина Галиева (8 нче сыйныф), Ангелина Григорьева (балалар бакчасы), рәсем һәм ташланган әйберләрдән кул эшләре бәйгесендә осталар Илфат Гәрәев, Юлия Рамазанова, Диана Сәлиевага рәхмәт хатлары һәм призлар бирелде. Надежда Рябова, Виктория Галкина залдагыларга иң отышлы җырларын бүләк иттеләр. Чара "Минем кулымда - дөнья" фильмын презентацияләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар