Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Сәләтлеләрдән салават күпере

Менделеевск районының Монай авыл мәдәният йорты 5 еллыгын билгеләде. Бу вакыт дәвамында клуб авыл халкын үзенә тарту үзәге, яшь талантлар алачыгы булды.

“Талантлар салават күпере” – юбилей концерты шулай дип аталды, анда өлкәннәр һәм балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, кичәне район җирлекләре артистларының чыгышлары бизәде. Бу вакыт дәвамында клубта “Тәмле тамаклар” ансамбльнең кече һәм өлкән төркемнәре, рус һәм керәшен фольклор ансамбльләре коллективлары оештырылды һәм уңышлы эшләде, алар үзләрен авыл сәхнәсендә генә түгел, район чараларында да күрсәтергә өлгерделәр. Аларның һәрбер чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Яшь биючеләр Диләрә Мөбәрәкшина, Руфина Әхмедова, Виктория Сөнгәтова һәм Зарина Мирзоева “Тәмле тамаклар” ансамблендә тырышып шөгыльләнәләр. Алар башка катнашучылар белән бергә “Пешекчеләр” композициясен күрсәттеләр.

– Һәр кичен репетицияләрне көтеп алабыз, – диләр кызлар, – безгә яңа элементлар, биюләр өйрәнүе, бергә җыелу ошый.

Алар шулай ук мәктәптә дә, аеруча физкультура, рәсем, җыр дәресләрендә иң яхшылардан булырга теләүләрен әйттеләр.

Кеше үз урынында булганда
Мәдәният йорты ачылу белән аның директоры итеп Надежда Бакаева билгеләнде, эшлекле, инициативалы һәм актив кеше. Сәнгать җитәкчесе Любовь Калягина да аңа тиңләшә.

– Алар кызыклы планнарын гамәлгә ашыру өчен барлык энергияләрен бирәләр, балаларны мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итәләр, – дип билгеләде Монайда яшәүче Елена Созонова. – Беренче көннәрдән үк инициативалы төркем, аның составында мин дә бар идем, хәтер диварын булдыруны тәкъдим итте. Авыл халкы бу чакыруга уңай карады, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, сугыштан соң бакыйлыкка күчкән якыннарының һәм туганнарының фотоларын тәкъдим итте. Хәтер дивары барлыкка килде, бүген дә тулыландырыла.

Н.Бакаева һәм Л.Калягина мәдәни чаралардан тыш сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы акцияләр, флешмоблар, ярышлар үткәрәләр.

Күптән түгел оештырылган бердәм эшләре “Сәламәт буын – көчле ил” республика яшьләренең наркотикларга каршы инновацион проектлары лауреат дипломына һәм сертификатка ноутбукка лаек булды .

Нәтиҗә күз алдында
Монайлылар өчен мәдәният йорты чын иҗтимагый үзәк булды, анда җирлекнең башкарма комитеты, клуб һәм китапханә бер бөтен, бердәм команда булып эшли, – ди район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева. – Нәтиҗә күз алдында, һәвәскәр артистларның уңышлары турында шулай ук күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары сөйли, алар белән күргәзмәдә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X