Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Спорт һәм җыр – авыл яшьләренең тормыш юлдашы

Быел традицион "Авыл яшьләре" спорт уеннары Ижёвка җирлегендә үтте. - Хәзер барлык чаралар да Җиңүнең 70 еллыгына багышлана, - диде сәламләү сүзендә район җитәкчесе Валерий Чершинцев. - Мин бүген бирегә иң җитез, көчле һәм максатка омтылучы спортчылар җыелганлыгына ышанам. Барыгызга да азарт, гадел җиңүләр телим. Катнашучыларны шулай ук ветераннар Советы...

Быел традицион "Авыл яшьләре" спорт уеннары Ижёвка җирлегендә үтте.
- Хәзер барлык чаралар да Җиңүнең 70 еллыгына багышлана, - диде сәламләү сүзендә район җитәкчесе Валерий Чершинцев. - Мин бүген бирегә иң җитез, көчле һәм максатка омтылучы спортчылар җыелганлыгына ышанам. Барыгызга да азарт, гадел җиңүләр телим.
Катнашучыларны шулай ук ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина котлады.
Ярышлар җиде төр буенча үтте: чаңгы эстафетасы, волейбол, армрестлинг, гер спорты, бау тартышу, шахмат һәм милли көрәш.
Уеннар флагын "Авыл яшьләре-2014" җиңүчесе, Турай командасы капитаны Рүзәл Шәймөхәммәтов күтәрде.
Ярышлар авыллар мәдәният йортлары артистлары, мәктәпнең иҗат коллективы әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Монай җирлеге башлыгы Нурия Сапаева "Авыл яшьләре"ндә һәр елны катнаша.
- Чаңгыда узышачакмын, армрестлинга көчемне сынаячакмын, - диде ул.
Иске Гришкиннан коллегасы Валентина Мамакова сүзләренчә, бирегә алар 30 кешедән торган команда белән килгәннәр.
- Гришкинлылар волейболда аерылып торалар, бу юлы да сынатмаслар дип уйлыйм, - ди Валентина Викторовна.
Турайдан Лилия Зиннәтуллина - КФУның Алабуга филиалы студенты.
- Мин соңгы курста укыйм, - дип сөйли кыз, - әнием кебек педагог булырга телим.
Лилия әнисе - Турай мәктәбенең физкультура укытучысы Рәмзия Зиннәтуллина белән чаңгы эстафетасын сайлаган.
Шахмат уеннары залында аеруча җанлылык күзәтелә. Ижёвкадан хезмәт ветераны Юфар Харисов көндәшен көтә. Ул 50 ел стажлы шахматчы, "Авыл яшьләре"ндә һәр елны тон бирә, беренче урыннар яулый.
Татар Чаллысыннан Ольга Кривилёва улы Александрны хупларга килгән.
- Аңа көчле конкурент - Ижёвка мәктәбе укытучысы Василий Краснов туры килде, - дип дулкынлана Ольга Васильевна. - Мин үзем дә берәр партия уйнарга каршы түгел, ләкин әлегә хатын-кызлар арасыннан теләүчеләр юк.
Ә Василий Красновның шәкертләре - башлангыч сыйныфларда укучы Кирилл Самушкин, Даша һәм Данил Судаковлар, Самат Хәбибуллинның бераз кәефләре төшкән:
- Безне ярышларга алмадылар, бераз үсегез әле, диләр.
Аның каравы, балалар авылдашлары өчен актив җан аталар, хоккей белән шөгыльләнүләре, бию түгәрәгенә йөрүләре турында сөйләделәр.
Нәтиҗәдә милли көрәштә беренче урынны Ренас Кәлимуллин алды (Камай). Гер күтәрүдә Алексей Кармановка тиңнәр булмады (Тихоново). Ришат Ибәтуллин (Турай), Алексей Карманов, Мария Карманова (Тихоново), Лилия Панкратова (Ижёвка) үз яшь категорияләрендә чаңгы эстафетасында яхшылар булдылар. Шахматчы Юфар Харисов бу юлы да җиңүче статусын раслады. Армрестлингта Михаил Иванов (Яңабирде) һәм Светлана Стрелкова (Иске Гришкин) югары күрсәткечләргә ирештеләр. Турайлылар - бау тарту буенча призёрлар, яңабирделеләр - волейболда. Гомумкоманда зачётында Турай авыл яшьләре беренче урынны алды, икенче һәм өченчелектә - Ижёвка һәм Яңабирде командалары.
Җиңүчеләр район җитәкчесенең грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары “Авыл яшьләре“ спорт уеннары