Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Су, газ һәм балалар мәйданчыгы

    Шушы тәртиптә Бондюгта яшәүчеләр халык җыенында район җитәкчелегенә теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр. - Торак пунктны су белән тәэмин итү әзер диярлек, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Белоногов. - Киләсе елга коеларны җиһазландырабыз, аннан авыл халкы өйләренә кадәр торбалар суза алачак. Су белән тәэмин итү мәсьәләсе күптәннән күтәрелде, чөнки Бондюгта...

    Шушы тәртиптә Бондюгта яшәүчеләр халык җыенында район җитәкчелегенә теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

    - Торак пунктны су белән тәэмин итү әзер диярлек, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Белоногов. - Киләсе елга коеларны җиһазландырабыз, аннан авыл халкы өйләренә кадәр торбалар суза алачак.

    Су белән тәэмин итү мәсьәләсе күптәннән күтәрелде, чөнки Бондюгта даими яшәүчеләр саны арта, авылда кечкенә гражданнар да барлыкка килде. Шуның өчен балалар уен элементлары урнаштыру тәкъдиме дә актуаль.

    - Барлык теләкләр һәм сорауларны контрольгә алабыз, - дип белдерде Александр Николаевич. - Һәм аларны хронология буенча чишәчәкбез: су, газ, юллар, балалар мәйданчыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: