Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Татар барда Сабан туе бар

    Анна һәм Әһлетдин Фәрхетдиновлар чакыруы буенча Илкә авылында Сабан туенда булырга туры килде. Бу авыл белән гаилә тарихы бәйле. Әтием Мәүҗит 1939 елда педучилище тәмамлап, Иске Гришкин мәктәбенә укыту бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1941 елның 15 июнендә Совет Армиясе сафларына чакырыла, 22 июньдә сугыш башлана. Әти Ленинград фронтында элемтәче була,...

    Анна һәм Әһлетдин Фәрхетдиновлар чакыруы буенча Илкә авылында Сабан туенда булырга туры килде.
    Бу авыл белән гаилә тарихы бәйле. Әтием Мәүҗит 1939 елда педучилище тәмамлап, Иске Гришкин мәктәбенә укыту бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1941 елның 15 июнендә Совет Армиясе сафларына чакырыла, 22 июньдә сугыш башлана. Әти Ленинград фронтында элемтәче була, 1943 елда авыр яраланып, алты ай госпитальдә ята, аннан соң тылга озатыла. Ул 1955 елда Илкәдә укыта. Авылда әтиемне хәтерләүчеләр дә табылды.
    Илкәнең табигате матур, йортлары аз калса да, Сабан туена кунаклар бик күп җыелды. Бәйрәмне оештыруда Рәзилә, Тәслимә, Марсель, Ирек, Камил (барысының да исемнәрен истә калдыра алмадым) күп көч куйганнар. Чараны Иске Гришкин җирле үзидарә башлыгы Валентина Мамакова ачты. Ак яулыклы әбиләр, үзара аралашып, мәрхүмнәрне искә алдылар, зиратка барып, каберләрендә булдылар, догалар укыдылар.
    Сабан туенда бәйгеләр дә, уеннар да күп булды. "Былина", Иске Гришкинның "Бигәш" ансамбльләре, җирле солистлар, республиканың танылган яшь артисты Руслан Кираметдинов чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
    Кечкенә авылның зур Сабан туе истә калырлык булды. Бәйрәм Илкәдән чыгучыларны бер гаилә итеп туплады. Ә бер күрешү - бер гомер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим