Татар Чаллысы халкы җирле үзидарә моделен күрсәтте
497
0
0
Дүшәмбе көнне район җитәкчесе Валерий Чершинцев Татар Чаллысы авылы халкы белән очрашты. Җирлек эшчәнлеге турында отчёт белән башлыгы Татьяна Кузнецова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, проблемалы мәсьәләләрнең кайберләре авыл халкы йогынтысы белән хәл ителде. - Барлык проблемаларны да җирлек бюджеты акчасы хисабына хәл итеп булмаганын халык аңлый. Шунлыктан, халык яшәешен...
Дүшәмбе көнне район җитәкчесе Валерий Чершинцев Татар Чаллысы авылы халкы белән очрашты.
Җирлек эшчәнлеге турында отчёт белән башлыгы Татьяна Кузнецова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, проблемалы мәсьәләләрнең кайберләре авыл халкы йогынтысы белән хәл ителде.
- Барлык проблемаларны да җирлек бюджеты акчасы хисабына хәл итеп булмаганын халык аңлый. Шунлыктан, халык яшәешен яхшырту белән бәйле теге яки бу чараларны үтәүгә средстволар җыю турында карарлар чыгарабыз. Шулай күмәк көч белән Мохначёв һәм Җиңү урамнарында суүткәргеч челтәрен ремонтлау, җирле халык өчен авария куркынычы тудырган карт агачларны кисү кебек мәсьәләләр гамәлгә ашырылды. Бюджетны оештыруда күләмле өлеш кертүче "Менделеевсказот" предприятиесенең иганәчелек ярдәме хисабына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл тәртипкә китерелде. Ничек кенә катлаулы булмасын, торак-коммуналь хезмәтләргә бурычны каплау мәсьәләсе дә хәл ителә. Бүгенге көндә ТКХ хезмәтләре өчен агымдагы түләү 106 процент тәшкил итә, күпкатлы йортлар буенча - 97%, - дип мәгълүмат бирде Татьяна Петровна.
Докладчы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда авыл Советы Татарстанның муниципаль районнары арасында социаль проектлар конкурсында "Мин бу җирне ватаным дип атыйм" исемле проект белән җиңүче булды һәм 580 мең сумлык грант алды.
.jpg)
- Проект авылыбызның 400 еллыгына багышланды, "Бердәм Россия" партиясе эгидасында "Юность" РМЙ, авыл Советы һәм авыл мәдәният йортының күмәк көче белән әзерләнде, - диде ул.
Участковый Рамил Фәйзуллин җирлек территориясендәге оператив хәл белән таныштырды. Хәрби комиссар Дамир Вәлиев контракт буенча хезмәт шартлары турында мәгълүмат бирде.
Әйтелгәннәрне анализлап, район җитәкчесе Валерий Чершинцев халык белән эшләүнең нәтиҗәле формаларын һәм алымнарын куллануны хуплады.
.jpg)
- Биредә аерым эш юнәлешләре буенча җирле үзидарә моделе сурәтләнә, кешеләр җыенда мөстәкыйль рәвештә проблемалы мәсьәләләрне күтәрәләр һәм күмәк көч белән, читтән ярдәм көтмичә, үзләре үк аларны хәл итәләр. Бу дөрес, Татар Чаллысы җирлегенең эш тәҗрибәсен башка җирлек башлыкларына да үрнәк итеп алырга кирәк, - диде Валерий Сергеевич.
Халык авыл территориясенең үсеш перспективасы белән кызыксынды, урамнарны яктырту, авыл эчендә юл билгеләре урнаштыру һәм кышкы чорда кардан чистарту проблемаларын күтәрде.

Валерий Чершинцев "Жилэнергосервис" предприятиесе директорына килешү нигезендә урамнарны яктырту буенча электр линияләрен торгызуны йөкләде һәм кыш көннәрендә кар көртләрен тиз арада чистарту өчен мобиль техника әзерләнәчәге турында ышандырды.
- Барлык проблемалы мәсьәләләр буенча хакимиятнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Ул мәгълүмат миңа җиткереләчәк. Бергәләшеп проблемаларны хәл итә алырбыз, дип уйлыйм, - дип сүзен йомгаклады Валерий Сергеевич.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.3900
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш5900
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9500
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август9900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте10800
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11100
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10000
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.11500
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6000
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
11 май 2022 - 12:28Укучыларның җәйге каникул датасы билгеле 24 май беренче сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне булачак20900
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде20700
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84