Татар Чаллысында Раштуа ярминкәсе
1235
0
0
Дүртенче ел рәттән Татар Чаллысы авылында Раштуа ярминкәсе киң колач белән уза. Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова эгидасында бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләре ата-бабалар традицияләрен яңарту өстендә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Көн салкын булуга карамастан, Мәдәният йорты каршындагы мәйданда халык күп җыелды. Дәртле музыка, шаян такмаклар һәм биюләр кешеләрне әйлән-бәйләнгә дәште. Бала-чага хәрәкәтле...
Дүртенче ел рәттән Татар Чаллысы авылында Раштуа ярминкәсе киң колач белән уза.
Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова эгидасында бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләре ата-бабалар традицияләрен яңарту өстендә тыгыз элемтәдә эшлиләр.
Көн салкын булуга карамастан, Мәдәният йорты каршындагы мәйданда халык күп җыелды. Дәртле музыка, шаян такмаклар һәм биюләр кешеләрне әйлән-бәйләнгә дәште. Бала-чага хәрәкәтле уеннарда катнашты, җитезлек һәм тапкырлык күрсәткәннәре чараны оештыручылардан призлар алды.
Мангаллардан шашлыкның хуш исе тарала. Авыл хуҗалыгы һәм халык иҗаты товарлары күргәзмәсе игътибарны җәлеп итә.

- Күргәнегезчә, монда кәбестәнең ниндие генә юк: тозлы, ачытылган, свежий. Бу юкка гына түгел. Безнең әби-бабаларыбыз кәбестәнең төрле сортларын үстерү белән шөгыльләнгән, аларны сатып алырга төрле яклардан килгәннәр. Без авылга "кәбестә" брендын кире кайтарырга телибез, - ди мәдәният йорты директоры Флёра Халикова.
Район башлыгы Валерий Чершинцев авыл халкы һәм кунаклар белән бергә шатлыклы вакыйганы уртаклашты.
Җыелганнарны сәламләп, Валерий Сергеевич болай дип билгеләп үтте:
- Җирле үзидарә органнарының бурычы - ата-бабалардан калган иң яхшы традиция һәм йолаларны саклап калу һәм яшь буынга тапшыру.

ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров һәм җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова чарада катнашучыларга уңышлар, бәхет һәм иминлек теләделәр.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова аз керемле гаиләләрдән уку алдынгыларына сәяси совет исеменнән татлы бүләк тапшырды.
Монаш, Яңабирде, Илнәт һәм Тихоново җирлекләренең фольклор коллективлары бәйрәмгә зур концерт программасы белән килделәр.
Хуҗалар - "Рождественские напевы" вокаль ансамбле очкынлы номерлары белән куандырды, алар рус халык җырларын башкардылар.
- Массалы чара үткәрү белән бәйле иң җаваплы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре бер-берсенә ярдәмләшеп, бер гаилә булып эшләделәр. Бүгенге кискен үзгәргән һава торышыннан Татар Чаллысы клубының яңа аппаратурасы сафтан чыкты. Чараны өзмәс өчен, Гассар исемендәге мәдәният сарае хезмәткәрләре коллегаларына ярдәмгә килде, - диде район башкарма комитетының Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева.
Бу вакытта кыш бабай (Марсель Закиров), Кар кызы (Любовь Мингалиева), Кыш (Татьяна Сандакова), Шамакайлар катнашында сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Мәдәният йорты фойесындагы бәйрәм табыны сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Теләгән кеше самовардан чәй эчте, камыр ризыкларыннан һәм башкасыннан авыз итте.
- Татар Чаллысын безнең әти-әниләр һәрвакыт рухи мәдәният үзәге дип атады. Биредә әйләнә-тирәдә бердәнбер чиркәү эшләде, зур дини бәйрәмнәрдә халык шушында агылды. Оештыручыларга рәхмәт. Кеше рәхәтләнеп күңел ача, - диде иске Гришкин мәктәбе укытучысы Клавдия Мокеева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.6100
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.4800
-
23 июнь 2022 - 11:02Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.7300
-
22 июнь 2022 - 15:53Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.6400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5600
-
22 июнь 2022 - 08:59Менделеевск районында 33 ишегалды төзекләндерелә Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла8400
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.4900
-
21 июнь 2022 - 09:31Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.10400
-
20 июнь 2022 - 13:27Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.13500
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84