Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Татар Чаллысында яңа храм булачак

Татар Чаллысында халык җыены котлаудан башланды. Район башлыгы авылда яшәүче Вера Ивановна Метрединаны туган көне белән тәбрикләде, открытка һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова эшчәнлек турында отчёт белән чыгыш ясады. - 133 йорт хуҗалыгында 358 кеше яши. Узган елда татчаллылылар авылның 400 еллыгын билгеләп үтте, - диде Татьяна...

Татар Чаллысында халык җыены котлаудан башланды. Район башлыгы авылда яшәүче Вера Ивановна Метрединаны туган көне белән тәбрикләде, открытка һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова эшчәнлек турында отчёт белән чыгыш ясады.
- 133 йорт хуҗалыгында 358 кеше яши. Узган елда татчаллылылар авылның 400 еллыгын билгеләп үтте, - диде Татьяна Петровна.
Полициянең участок вәкиле Рамил Фәйзуллин территориядәге оператив хәл белән таныштырды.
- Экстремизм һәм наркоманияне кисәтү буенча профилактик эш дәвам итә, - диде ул.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы урынбасары Денис Смирнов халыкны электр приборлары белән сак эш итәргә өндәде.
Очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов, Җәза үтәү буенча федераль службаның ТР идарәсе начальнигы Дәүфит Хәмәдишин, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Авыл халкын кызыксындырган сорауларга тиешле служба вәкилләре җавап бирде.
Район башлыгы Валерий Чершинцев инициативасы белән яңа храм төзелешенә нигез салынды, аңа беренче средстволар җыелды.
- Халык яшәешен яхшырту максатында актив эшчәнлеге, һәрьяклы ярдәме һәм булышлыгы өчен район җитәкчелегенә рәхмәт, - диде авыл халкы исеменнән Нина Сарманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Татар Чаллысы авылы халкы белђн очрашу Менделееевск яћалыклары