Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Татар Чаллысында буаны капталь ремонтлау планлаштырыла

Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм службалар җитәкчеләре Татар Чаллысында халык җыенында булдылар.

– Барлыгы 118 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Мәктәптә 30 бала укый, мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләр – 16, узган елда биш сабый дөньяга килде.Үзара салым средстволары җыюда барысы да катнаша, республика бюджетыннан финанслау 360000 сум тәшкил итә, – диелде җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова чыгышында. – Авыл халкы яшәешен яхшырту максатыннан юллар төзекләндерелде, 12 урам яктырткычы алыштырылды, электр үткәрү линияләре ремонтланды, территорияне төзекләндерү өчен өмәләр оештырыла. Агымдагы елда буаны капиталь ремонтлау, халыкны эчә торган су белән тәэмин итү эшләре планлаштырыла. Яшәү яхшырак булсын өчен без күрсәтелгән хезмәтләр өчен бурычларны үзвакытында түләргә тиешбез, арабызда әҗәтлеләр дә бар. Татар Чаллысында гореф-гадәтләр, йолалар яңара: киң колач белән Раштуа ярминкәсе, Алма спасы һәм башка бәйрәмнәр үткәрелә. Иң яхшы йорт хуҗалыгына бәйге оештырыла.

Халыкара китаплар көне уңаеннан Татьяна Петровна район башлыгына һәм авыл китапханәсенә китаплар бүләк итте.

Җыелганнар торак йортны ремонтлау, җир участогы булдыру, терлек азыгы әзерләүгә кагылышлы сораулар бирделәр. Алар контрольгә алынды.

Валерий Чершинцев җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде һәм җирле власть гражданнарның фикер һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, оешмалар һәм салалылар ярдәме белән киләчәктә эшне дәвам итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев