Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Татар Кокшаны авылында сугыш кырында башларын салган якташларга һәйкәл куярга телиләр

Халыкны кабул иткәндә шәһәрдәшебез район башлыгына шундый гозер белән мөрәҗәгать итте.

Валерий Чершинцев хакимияттә кабул итүгә язылган өч кешене кабул иттте. Аларның сораулары йорт түбәсен ремонтлауга, мохтаҗ гаиләгә торак юнәтүгә кагылышлы булды.

Менделеевлы Миләүшә Гайнетдинова Татар Кокшаны авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга һәйкәл куелуын тели. Валерий Сергеевич кызның инициативасын хуплады һәм халык проектын якларга теләгән һәркем, кулыннан килгән кадәр ярдәм итә алсын өчен, фонд булдырырга тәкъдим итте.

— Мондый кирәкле һәм мөһим инициатива өчен рәхмәт. Бу халык проектын шәһәрлеләр, депутатлар һәм предприятиеләр җитәкчеләре якларлар һәм без бергәләп Татар Кокшанында һәйкәл урнаштыра алырбыз, дип ышанам, — диде В. Чершинцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев