Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Тавыкларың салган йомырка белән түләрмен

    Сугыш бетсә дә, аның салкын сулышын бик озак тоеп яшәдек. Җимерек илне торгызу өчен күпме тир түгәргә туры килде: таякка эшләп йөрүләр дисеңме (әле алары да ел буена 300дән ким булса, мәҗбүри эшләргә билгеләп, коры таякның 20 проценты киселә иде), аннан, авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй, азык-төлеккә салым дигән яңа...

    Сугыш бетсә дә, аның салкын сулышын бик озак тоеп яшәдек.
    Җимерек илне торгызу өчен күпме тир түгәргә туры килде: таякка эшләп йөрүләр дисеңме (әле алары да ел буена 300дән ким булса, мәҗбүри эшләргә билгеләп, коры таякның 20 проценты киселә иде), аннан, авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй, азык-төлеккә салым дигән яңа күренеш пәйда була. Сугыштан соң аягына чын-чынлап басарга да өлгермәгән илне әнә шулай бөлгенлеккә төшереп, янә талый башладылар. Сыер, сарык асраучылар хөкүмәткә 200 литр сөт, 3 кг йон, тавыгы булганнар 150 данә йомырка бирергә тиеш булды. Әтәч белән кәҗәдән дә бәхетлерәк җан иясе юк: аларга салым каралмаган! Нәкъ менә шуның өчен дә авылларда күбесе сыерларын кәҗәгә алыштыра башлый. Күршебез Гөлҗиһан әби дә, сыерыннан ничек кенә аерылырга теләмәсен, аны кәҗәгә алыштыра. "Монысы да сөт бирә. Кәҗә сөте ана сөтенә охшаш була диләр. Күрше Шияпетдин әнә гомере буе кәҗә асрады. Шуңа күрә 93 яшенә кадәр яшәгәндер дә. Мин дә үлмәм әле", - дип үзен тынычландыра әби. Икенче күршебез - Миңнеҗиһан әби олы яшьтә, шуңа да мал-туар тотмый, тавыклары белән карт әтәче булганга да шөкер итә. Үз гомерендә ачысын-төчесен татып, шулай да шат күңелле булып кала белгән бу ике әби гомер буе үзара дус-тату яшәде. Тик көннәрдән бер көнне...
    Күршесенең авыз эченнән генә нидер мыгырдап йөрүен ишеткән Гөлди карчык Миңнеҗиһан әбигә сүз ката:
    - Бер нәрсәдә гаме юк, күрми дә, ишетми дә, дип кемне әрлисең?
    Тегесенең сабыр капчыгы күптән тишелгән, шуны гына көткәндәй:
    - Әйтсәм әйтим инде: кәҗәң ничә баш кәбестәмне ашап киткән, - ди дә тынып кала.
    Гөлди әби, бераз уйланып торганнан соң:
    - Әй, күршекәем, гомер буе аңлашып яшәдек. Синнән дә кала, миннән дә кала дигәндәй, күпме гомер бардыр... Ул кәбестәләрең өчен тавыкларың салган йомырка белән түләрмен. Яздан башлап көзгә кадәр тавыкларың, әтәчем янына кереп, оя тутырып йомырка салды, - ди.
    Миңнеҗиһан әби дә җавапсыз калмый:
    - Әтәчем үзем кебек бик карт. Синеке янына кергәннәре өчен тавыкларыма сүз әйтмә инде, күршекәем, - дип, таягына таянып өенә кереп китә.
    Ике күрше әле бик озак дус-тату яшәде. Күрше хакы - Тәңре хакы дип юкка гына әйтмиләр, күрәсең. Әйе, тормыш ваклыклары туганнар, ахирәтләр арасын суытмасын иде шул.
    Наил Гайнетдинов,
    Татар Кокшаны авылы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: