Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Техниканы кышкы саклауга кую

“А.Смирнов” КФХ базасында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елдагы кыр эшләре өчен кышка әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды.

Анда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фарухшин, авыл хуҗалыгының проблемалы мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Хәйдәр Һадиуллин, КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре җыелды.


Семинарда техниканы 2019 елдагы авыл хуҗалыгы эшләре өчен сыйфатлы әзерләү мәсьәләсе каралды. Очрашу барышында “Алтын Башак” ҖЧҖ баш инженеры Владимир Павловка район семинар-киңәшмәсен сыйфатлы оештыруы һәм үткәрүе, шулай ук агросәнәгать тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.


“Смирнов” КФХ башлыгы Альберт Смирнов җыелганнарны кырчылык һәм терлекчелек өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштырды, киләчәктә гамәлгә ашырасы бурычларны билгеләде. Семинарда катнашучылар “Смирнов” КФХсында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куелу дәрәҗәсе, тимерче алачыгы, техник хезмәт күрсәтү пункты, техниканы кышкы саклауга куйганда ГОСТ таләпләренә туры килергә тиешлеге белән таныштылар, техниканы кышкы саклауга куюда сервислы хезмәт күрсәтү буенча проблемалы мәсьәләләр, запас частьләр юнәтү турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев