Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Теләк тормышка ашты

    Тойгуҗаны удмурт авылы Байтирәк белән тоташтыручы вак ташлы-комлы башкарылыштагы юл чишелешен ачу булды. Сәгать унбергә Татарстан һәм Удмуртия чигендәге яңа юл участогына керү урынында кеше күп җыелды. Тойгуҗалылар, байтирәклеләр, төзүчеләр, журналистлар, артистлар, җитәкчеләр - барысы да рәсми рәвештә ачылуны көттеләр. - Ремонтланган участок бар авыл халкы өчен көтеп алынган вакыйга...

    Тойгуҗаны удмурт авылы Байтирәк белән тоташтыручы вак ташлы-комлы башкарылыштагы юл чишелешен ачу булды.

    Сәгать унбергә Татарстан һәм Удмуртия чигендәге яңа юл участогына керү урынында кеше күп җыелды. Тойгуҗалылар, байтирәклеләр, төзүчеләр, журналистлар, артистлар, җитәкчеләр - барысы да рәсми рәвештә ачылуны көттеләр.

    - Ремонтланган участок бар авыл халкы өчен көтеп алынган вакыйга булачак, - ди җирле фермер Радик Хәбибрахманов. - Чөнки бу удмурт авылында бер генә буын халкы укымады, ә анда безгә җәяү барырга туры килде. Хәзер юл чишелеше булу белән бу проблема хәл ителә. Үземнең ике кыз - укучылар, өченчесе үсә. Мин алар өчен шат, чөнки алар уңайлы һәм куркынычсыз шартларда Байтирәккә бара алачаклар.

    Развязканың озынлыгы өч чакрымнан артык, юл эшләре барышында 18 миллионнан артык акча сарыф ителде. Ремонт һәм төзекләндерү "Татнефтедор" компаниясе көче белән гамәлгә ашырылды.

    Һәр елны Тойгуҗа балаларын илтү мәсьәләсе кискен торды. Алар турыдан җәяү мәктәпкә бардылар. Ә соңгы елларда, ике республиканы тоташтыручы күпергә кадәр барып балаларны мәктәп автобусы көтте. Яңа юл участогын кулланышка тапшыру белән транспорт укучыларны авылдан алып китәчәк.

    - Мәктәп маршрутын удмурт Дәүләт автоинспекциясе тикшергән, көннән-көнгә безнең автобус йөри башлаячак. Ул җиде баланы йөртәчәк, - дип сөйли Байтирәк мәктәбе директоры Сергей Шушпанов.

    Тантанада Менделеевск һәм Алнаш районнары башлыклары Валерий Чершинцев һәм Виктор Бобров катнашты.

    -Ниһаять , башлаган эшне төгәлләдек. Бу юл күптән Тойгуҗа өчен кирәкле иде һәм аның җирле халык өчен ни кадәр мөһим булуын аңлыйбыз, - дип билгеләде сәламләү чыгышында Валерий Сергеевич.

    Моның белән генә тойгуҗалылар өчен сюрприз бетмәде. Район башлыгы сүзләренчә, җирлек территориясендә ел ахырына кадәр яңа балалар мәйданчыгы барлыкка киләчә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: