Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Терлекчелектә нәтиҗәлелеккә ничек ирешергә

    Бүгенге көндә сөт терлекчелеге тармагының төп бурычы булып сөт җитештерүнең рентабельлелеген арттыру тора. Бу сыерларның сөт продуктивлыгын арттыру, көтүлекләрне яңартуның оптималь дәрәҗәсе һәм асрау өчен уңайлы шартлар тудыру белән мөмкин. Иң яхшы дөнья һәм безнең ил генофондын куллану нәтиҗәсендә республиканың алдынгы хуҗалыклары бер сыердан 7-8 мең кг сөт алуга ирештеләр,...

    Бүгенге көндә сөт терлекчелеге тармагының төп бурычы булып сөт җитештерүнең рентабельлелеген арттыру тора.

    Бу сыерларның сөт продуктивлыгын арттыру, көтүлекләрне яңартуның оптималь дәрәҗәсе һәм асрау өчен уңайлы шартлар тудыру белән мөмкин.
    Иң яхшы дөнья һәм безнең ил генофондын куллану нәтиҗәсендә республиканың алдынгы хуҗалыклары бер сыердан 7-8 мең кг сөт алуга ирештеләр, ә Менделеевск районында бу күрсәткеч ике тапкыр түбән - нибары 3600 кг. Терлекләрнең продуктлылыгын киметүдән безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре зур икътисадый югалтулар кичерә.
    Проблеманың мөһимлеге 17 сентябрьдә Балык Бистәсе районында узган 2012-2013 елга терлекләрне кышлату мәсьәләләрен оештыруга багышланган зона семинар-киңәшмәсендә күтәрелде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н.Хаҗипов сигез ай йомгаклары буенча һәр районда терлекчелек торышына җентекле анализ ясады. Семинар эшендә Менделеевск районыннан терлекчелекне алып баруга җаваплы зооветбелгечләр катнашты.
    Хуҗалыклар җитәк-челәренә һәм белгечләренә савым сыерларын ашатуның кышкы рационын кулланып кышкы асрауга күчерергә тәкъдим ителде. Ләкин, элеккеге еллардагы кебек үк, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре үз-үзләренә җитди проблемалар тудыралар. "Мөхәммәтгалиев И.", "Гыйләҗетдинов Р." КФХ терлекчелек биналарын вакытында әзерләмәү сәбәпле малларны кышкы асрауга күчерә алмыйлар, "Абалач" ҖЧҖ - саву җайланмасына хезмәт күрсәтүче персонал булмау сәбәпле. Соңга калган һәр көн сыерларның продуктлылыгына тәэсир итә, сата торган сөтнең сыйфаты кимүгә, бозауларның үлүенә, авыру сыерларны иртә бракка чыгаруга китерә.
    Савым анализы күрсәткәнчә, 1 сентябрьдән район буенча сөт югалтулары көн саен 1,5 т тәшкил итә, бу - айга 45 т, ярты миллион сумга якын.
    Шулай итеп, терлекчелектә оптималь продуктлылыкка ирешү өчен түбәндәге бурычлар башкарылырга тиеш:
    - терлекләрне физиологик ихтыяҗлары һәм генетик потенциалы нигезендә туклыклы матдәләр белән тәэмин итү;
    - куллануның икътисадый нәтиҗәлелеген исәпләп, минераль матдәләр һәм витаминнар буенча балансланган рацион өчен махсус өстәмәләр һәм премикслар кертү;
    - системалы моцион оештыру;
    - зоотехника һәм ветеринария исәбе алып бару;
    - көтүлекләрне яңартуга даими анализ;
    - терлекчеләрнең квалификациясен күтәрү.
    Рәсемдә: «Кама» колхозы» ҖЧҖдә ферма ремонтлана
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим