Терлекчеләр бәйгедә сыналды
"Победа" хуҗалыгында үткән "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесенә терлекчелек белгечләре җыелды. Традицион чара сыер савучыларның һәм технологларның һөнәри осталыкларын арттыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә оештырыла. Һава торышы шартларын искә алып, ул быел Бөрешле мәктәбендә үткәрелде. Район хуҗалыкларының ун сыер савучысы теоретик белем дәрәҗәсен билгеләүдә, саву...
"Победа" хуҗалыгында үткән "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесенә терлекчелек белгечләре җыелды.
Традицион чара сыер савучыларның һәм технологларның һөнәри осталыкларын арттыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә оештырыла.
Һава торышы шартларын искә алып, ул быел Бөрешле мәктәбендә үткәрелде. Район хуҗалыкларының ун сыер савучысы теоретик белем дәрәҗәсен билгеләүдә, саву аппаратын билгеле бер вакытта сүтеп-җыюда осталыкларын ачыкларга тиеш булды. Аларның тырышлыгына идарә хезмәткәрләреннән торган комиссия гадел бәя бирергә тырышты.
Чараны "Чишмәкәй" балалар фольклор ансамбле чыгышы ачты (җитәкчесе А.Рябова).
Ярышка әзерлекләрен белдереп тезелгән белгечләрне авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин район башлыгы исеменнән сәламләп, уңышлар теләде. Аның теләкләренә хуҗалык җитәкчесе Геннадий Козлов та кушылды һәм һөнәри осталыкларын сынарга җыелучыларга барлык шартлар да тудырылуы турында белдерде.
Идарәнең терлекчелек бүлеге начальнигы Фәүзәт Мөфтиев бәйге тәртибе белән таныштырды һәм конкурс башлануы турында игълан итте. Сыер савучылар ярышның беренче этабында үз һөнәрләре буенча сорауларга җаваплар эзләделәр. Икенче биремдә катнашучылар саву аппаратын сүтеп-җыюда төгәллек, өлгерлек, тизлек, осталык күрсәттеләр. Ярыш йомгаклары буенча "Мөхәммәтгалиев" КФХ сыер савучысы Айрат Сәлимовка тиңнәр булмады. Терлекчелектә ун ел хезмәт куючы егет 55 сыердан тәүлегенә 900 килограммга якын сөт савып ала. Һөнәрне әнисе үрнәгендә сайлаган. Җиңүче район данын республика конкурсында яклаячак. "Золотая Нива" (Монаш) хуҗалыгыннан Нина Малыгина - икенче, "Победа"дан Михаил Чернов өченче урынга лаек булдылар.
Көтүлекне яңарту һәм терлекләрдән үрчем алуда технологлар эшчәнлегенең өлеше зур. Ясалма орлыкландыру пунктына җыелган белгечләр конкурс вакытында яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. 1983 елдан бирле шушы өлкәдә тырышучы "Золотая Нива" (Монаш) технологы Анна Байтугановага авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Анна Николаевна моңа кадәр дә район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә иң яхшылар арасына кергән. Лаеклы ялда булуына карамастан, һаман да яраткан һөнәренә тугрылыклы. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен "Нигъмәтҗанов" КФХ технологы Миңниса Гайнетдинова Минзәлә нәселдәнлек предприятиесе генераль директоры бүләге белән билгеләнде. "Абалач" хуҗалыгыннан Мөслимә Черкеевага беренче урын бирелде, Алевтина Семеновых икенчелекне яулады. ("Кама" колхозы"), "Гыйләҗетдинов" КФХ технологы Татьяна Федоровага өченче урын насыйп булды.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Х.Һадиуллин җиңүчеләрне уңышлары белән котлады, киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә өндәде һәм Мактау грамоталары, акчалата премия тапшырды. Барлык катнашучыларга да азык-төлек пакеты өләшенде. "Победа" хуҗалыгы җитәкчесе Г.Козловка һәм авыл җирлеге башлыгы Л.Смирновага чараны оештыруга зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләр бирелде.
Авыл мәдәният йорты директоры Флүсә Соловьева һәм үзешчән Светлана Сабирова көн геройларына иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.4300
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш6200
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9600
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август10300
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте11200
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11500
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10100
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.12000
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6500
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.17200
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.16400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика