Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Тихоново мәктәбендә ашханә ачылды

Шушы көннәрдә Тихоново мәктәбендә озак көтелгән вакыйга булды - ашханә ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Игорь Привалов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов катнашты. Укытучылар һәм укучылар бусагадан ук кунакларны ипи-тоз, шигырьләр һәм табышмаклар белән каршы алдылар. - Бүген шатлыклы һәм дулкынландыргыч көн, ниһаять, мәктәп бинасында ашханә булачак, -...

Шушы көннәрдә Тихоново мәктәбендә озак көтелгән вакыйга булды - ашханә ачылды.


Аны ачу тантанасында район башлыгы Игорь Привалов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов катнашты. Укытучылар һәм укучылар бусагадан ук кунакларны ипи-тоз, шигырьләр һәм табышмаклар белән каршы алдылар.
- Бүген шатлыклы һәм дулкынландыргыч көн, ниһаять, мәктәп бинасында ашханә булачак, - дип игълан итте мәктәп директоры Елена Пупышева.
- Безгә ярдәм һәм булышлык күрсәткәне өчен Игорь Анатольевичка һәм подряд оешмасына рәхмәт белдерәбез. Элек укучыларны балалар бакчасында тукландырырга мәҗбүр идек, - ди җирлек башлыгы Екатерина Филатова.
Ашханәгә бару юлында башлангыч сыйныф укучылары кунакларны сәламлиләр. Кече яшьтә булуларына карамастан, эшлекле кыяфәт белән район башлыгының кулын кысалар.
- Мин сезне беләм, - ди яңгыравык тавыш белән Ваня.
- Чынлапмы? - дип елмая Игорь Анатольевич.
- Безгә укытучылар сезнең киләсен әйттеләр. Сез хәзер кызыл тасманы кисәчәксез, - ди малай тыныч тон белән, әйләнә-тирәдәгеләрнең көлүенә игътибар итмичә.
Һәм, ниһаять, көтеп алынган мизгел - тасма кисү. Барысы да яңа якты ашханә бинасына уза, анда кунакларны тәмле төшке аш көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тихоново Менделеевск районы