Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Тоймалылар Авыл көнен үткәрделәр

Кечкенә авылда зур бәйрәм булды, анда олысыннан алып кечесенә кадәр җыелдылар.

Кояшлы җылы көн, табигатьнең гүзәл бер почмагы иртә белән үк авыл халкын һәм кунакларны вакытны күңелле үткәрүгә тәэсирләндерде. Халык күңел ачу уеннарында, спорт ярышларында катнашырга теләүчеләр бихисап булды. Импровизацияләнгән сәхнә дә буш тормады — дәртле җырлар яңгырады, аларны очкынлы биюләр алыштырды.

Җыелганнарны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады, авылның торгызылуын, йорт төзергә теләүчеләрнең арта баруын белдерде. Яңабирде җирлеге башлыгы Евгений Никифоров билгеләвенчә, тиздән тоймада ФАП барлыкка киләчәк.

Бу көнне мәйданда күңелле көлү тавышлары, моңлы җырлар бик озак тынмады.

— Шулкадәр яхшы булды, китәсе килмәде, — диделәр авыл халкы һәм кунаклар. — Оештыручыларга рәхмәт, бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев