Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Төп рольләрдә – Бәзәкә артистлары

    Бәзәкә мәдәният йортында спектакль аншлаг белән узды. Үзешчән артистлар авыл халкын һәм кунакларны Илфак Шиһаповның "Исерек айныса, хәерче баеса" комедиясе белән сөендерделәр. Хезмәт ветераннары Зиннур Хәбибуллин, Дамир Гыймазов, төрле һөнәр вәкилләре Фәрид Гәрәев, Кәүсәрия Шәйдуллина, Фәйрүзә һәм Илсур Хуҗаәхмәтовларны сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Алар концертларда, тематик чараларда актив катнашалар. Бу юлы...

    Бәзәкә мәдәният йортында спектакль аншлаг белән узды.

    Үзешчән артистлар авыл халкын һәм кунакларны Илфак Шиһаповның "Исерек айныса, хәерче баеса" комедиясе белән сөендерделәр. Хезмәт ветераннары Зиннур Хәбибуллин, Дамир Гыймазов, төрле һөнәр вәкилләре Фәрид Гәрәев, Кәүсәрия Шәйдуллина, Фәйрүзә һәм Илсур Хуҗаәхмәтовларны сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Алар концертларда, тематик чараларда актив катнашалар. Бу юлы да, рольләрне менә дигән итеп башкарып, артистлыкларын, актёрлык осталыкларын күрсәттеләр.
    Комедия нигезендә бераз фантастик тарих ята. Ике күрше, гади колхозчылар, бакчада хәзинә таба. Алтын һәм акча аларның һәм хатыннарының башын әйләндерә. Алар кинәт байыйлар, ләкин җан тынычлыгын югалталар, ярыш башлана: кемнең машинасы яхшырак, телефоны текәрәк, ял итәргә кая барачаклар. Элеккеге изге күршелек мөнәсәбәтләре дә, күңел биреп сөйләшүләр дә юкка чыга...
    Финал - хәзинәне конфискацияләү, барысын да үз урынына кайтара.
    - Хезмәт белән яшәргә, мөнәсәбәтләрнең кадерен белергә - пьесаның асылы шунда, - диде сәламләү сүзендә мәдәният идарәсе начальнигы лилия Галиева. - Һәм Бәзәкә артистлары моны тамашачыга җиткерә алдылар. Клубта театр төркеменең эшләп килүе, ел саен спектакльләр куюы куандыра.
    Лилия Фёдоровна коллективка театр сәнгатен популярлаштыруга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
    Спектакльнең уңышында авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрованың, тавыш операторы Розалия Насыйфуллинаның, декоратор Сәетҗан Ибәтуллинның өлеше зур

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: