Трактор йөртү – хатын-кызлар эше
647
0
0

Шушы көннәрдә Бәзәкәдә яшәүче хезмәт ветераны Мәүлиха Мөхәмәтдинова 80 яшен билгеләде. Ул 16 ел тракторчы хатын-кызлар бригадасында эшли. - «Тимер ат» йөртүче хокукын өченче балам белән авырлы вакытта алдым, - ди Мәүлиха Шәхиевна. - Без 11 хатын-кыз идек, шул составта бригада төзедек. Аларны районда яхшы беләләр. «Мәүлиха хезмәт куйган коллектив...
Шушы көннәрдә Бәзәкәдә яшәүче хезмәт ветераны Мәүлиха Мөхәмәтдинова 80 яшен билгеләде.
Ул 16 ел тракторчы хатын-кызлар бригадасында эшли.
- «Тимер ат» йөртүче хокукын өченче балам белән авырлы вакытта алдым, - ди Мәүлиха Шәхиевна. - Без 11 хатын-кыз идек, шул составта бригада төзедек.
Аларны районда яхшы беләләр. «Мәүлиха хезмәт куйган коллектив бишьеллыкның өченче елы йөкләмәләрен арттырып үтәде», - дип яза 1984 елда «Яңа Кама» газетасы.
- Намус белән эшләдек, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем, - күрше хуҗалыкларга да ярдәм итә идек. Безне гадәттә «О-о-о, безнең Мәүлиха килде», «Газдәбикә бүген аеруча гүзәл», «Миңнеямал эштә ирләрне дә уздырып җибәрә», - дигән сүзләр белән каршылыйлар иде.

Гадәти эш көннәреннән тыш, йорт, балаларны да кайгыртырга кирәк бит әле. Рәфиснур, Илшат, Илфирә үсеп киләләр. Ярый әле, тормыш иптәшенең ышанычлы җилкәсенә таянырга була.
- Мин биш яшемдә әтисез калдым, - дип хатирәләрен барлый М.Мөхәмәтдиновна. - Аны 1940 елда гамәлдәге армиягә алдылар, аннан - фронтка. Без, әни һәм дүрт бала, кадерле кешебезне көтеп җиткерә алмадык. Әти әлегә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә.
1991 елда тракторчы Мәүлиха лаеклы ялга чыга һәм бөтен күңелен биреп яраткан эше - чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә башлый.
- Яңа елдан соң әни булачак түтәлләрен планлаштыра, орлыклар сайлый башлый, - ди кызы Илфирә, - яз башыннан көзнең соңгы көннәренә кадәр аны бакчада гына күрергә була! Әнинең горурлыгы - төрле төстәге дәлияләр: вак, эре чәчәкле, биек һәм тәбәнәк булып үсә торганнары. Ул махсус әдәбият укый, дәлияләре турында болай ди: «Яшәү көче, рәхмәт белдерү символы».

Мәүлидә Шәхиевна һәр яшәгән көне, үзен кайгыртучы һәм яратучы балалары, оныклары өчен Ходайга рәхмәт әйтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.4100
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.8400
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде9900
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.9200
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.9300
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.5000
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.9800
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.8200
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.16900
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде9900
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.9800
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84