Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Туган якны онытмыйк

Татар Сарсазында да кече авыллар бәйрәме узды. Чарага килгәннәрне Песәй авыл җирлеге башлыгы Фәнил Миңнегәрәев сәламләде һәм мондый очрашуларның әһәмиятен билгеләп үтте. Оештыру эшенә зур өлеш керткән "Юность" район һәм Песәй авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре концерт белән сөендерделәр. Чараны алып баручы Рәкыйга Хәмәтгалимова җирле артистлар Елена Дунаева, Ришат һәм Данияр...

Татар Сарсазында да кече авыллар бәйрәме узды.
Чарага килгәннәрне Песәй авыл җирлеге башлыгы Фәнил Миңнегәрәев сәламләде һәм мондый очрашуларның әһәмиятен билгеләп үтте. Оештыру эшенә зур өлеш керткән "Юность" район һәм Песәй авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре концерт белән сөендерделәр. Чараны алып баручы Рәкыйга Хәмәтгалимова җирле артистлар Елена Дунаева, Ришат һәм Данияр Кәбировлар, Гөлназ Ситдыйкова, Нәфисә Насретдинова, Гүзәлия Гаффарова чыгышларын игълан итте. Программада татар, рус халык һәм эстрада җырлары урын алды. Сәхнә ветераны Галиәхмәт Гатауллинны тамашачылар көчле алкышлар беллән каршы алдылар. Универсиадага һәм Менделеевск тарихына багышланган викторина җиңүчеләрне барлады. Җыелганнар күңелле уеннардан, күмәк биюдән читтә калмадылар. Сарсазлылар ял итеп, авылдашлары белән аралашып, уңай тәэсирләргә баеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары яћалыклар .Менделеевск