Тынгысыз җан
394
0
0
Тыл һәм хезмәт ветераны С.Бәдретдинова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Саҗидә Миргазиевнаны район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады, юбилярга РФ Президентының исемле открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Редакция корреспондентлары Тоймага юбиляр янына килгәндә, ул күршеләре, авыл аксакаллары һәм абыстайдан котлаулар кабул итә иде. Саҗидә апаның балалары олуг бәйрәме...
Тыл һәм хезмәт ветераны С.Бәдретдинова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Саҗидә Миргазиевнаны район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады, юбилярга РФ Президентының исемле открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Редакция корреспондентлары Тоймага юбиляр янына килгәндә, ул күршеләре, авыл аксакаллары һәм абыстайдан котлаулар кабул итә иде. Саҗидә апаның балалары олуг бәйрәме көнендә мөселманнар өчен гадәти булган аш мәҗлесе үткәрергә уйлаганнар. Безнең визитның максатын белүгә, ветеран әңгәмәгә сугыш чоры михнәтләрен бергә кичергән, иңгә-иң куеп колхозда бергә эшләгән чордашларын да җәлеп итте.
Авылдашлары якыннарын һәм туганнарын фронтка озатуларын, ачлыктан өшегән бәрәңге җыюларын, алабута төюләрен, үлем хәбәрләре алу мизгелләрен искә төшерделәр.
Сугыш башланганда, Саҗидә инде кияүдә була. Иң элек, олы яшьтә булуына карамастан, әтисен фронтка алалар, 1944 елда ире Шаһаби сугышка китә. Әтисенә кайту насыйп булмый. Ә Шаһаби исән кала һәм кызын ике яшьлек чагында беренче мәртәбә күрү бәхетенә ирешә.

- Аннан мин тагын җиде бала таптым, - дип дәвам итә С.Бәдретдинова. - Декрет ялы турында хыялланмадым, өлкәннәре кечеләрен карады, еш кына балаларны үзебез белән басуга, я фермага алып бара идек.
Саҗидә Миргазиевнаның 60 еллык хезмәт стажы медальләр, күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары белән билгеләнә. Ул комбайнчы ярдәмчесе була, фермада эшли.
- Әниебез тынгысыз җан ул, - дип сөйли кызы Нурия. - Бернинди эштән дә курыкмый, өйдәгесенә дә җитешә. Мәктәптән кайтканда әнинең шәңгә пешергәнен, я булмаса пирожкилар кыздырганын беләсең, исе урамга ук таралган була иде.
- Барыбызны белемле итте, - дип өсти сеңлесе Кадрия. - "Минем мөмкинлек булмады, сез укырга тиеш", - дия иде.
Ана бүген балалары белән горурланырга хокуклы. Алар арасында укытучы, механик, ресторан бизнесы һәм башка һөнәр ияләре бар. 16 оныгы һәм 22 оныкчыгы Саҗидә әби өчен зур куаныч. Барысы җыелып аны 90 яше белән котларга кайтканнар, гаилә фотоларыннан кызыклы плакат ясаганнар, үзәктә - ана һәм әби - ышанычлы терәк, зирәк киңәшче һәм гаилә учагын саклаучы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.3100
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.4600
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.4800
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.5600
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.4200
-
19 апрель 2021 - 08:47Татарстанда юллар ремонтланачак Бу уңайдан илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак4800
-
16 апрель 2021 - 14:17«Карповчы» ТИСы «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады ТР Милли музее бинасында 2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.10600
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.11700
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.6100
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.12700
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17900
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.14400
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14200
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84