Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Тырыш, сабыр, олы йөрәкле

Шушы көннәрдә Татар Сарсазында гомер кичерүче хезмәт ветераны Мәрфуга Кәшбиева якыннары янәшәсендә 80 яшьлек юбилеен каршылый. Авылдашлары аның турында "Тырыш, сабыр, олы йөрәкле", диләр. Бик күпләр язмышына тигән өлеш кебек, Мәрфуганың да балачагын сугыш урлый. Биш яшьлек кызга бик иртә тормыш тәртәсенә җигелергә туры килә. Шулай да, әнисе балаларының укуын...

Шушы көннәрдә Татар Сарсазында гомер кичерүче хезмәт ветераны Мәрфуга Кәшбиева якыннары янәшәсендә 80 яшьлек юбилеен каршылый.

Авылдашлары аның турында "Тырыш, сабыр, олы йөрәкле", диләр. Бик күпләр язмышына тигән өлеш кебек, Мәрфуганың да балачагын сугыш урлый. Биш яшьлек кызга бик иртә тормыш тәртәсенә җигелергә туры килә. Шулай да, әнисе балаларының укуын тели, Мәрфуга Песәйдә җидееллык мәктәпне тәмамлый, аеруча математика һәм немец телен яратып үзләштерә.
М.Кәшбиеваның хезмәт биографиясе 1953 елда Тукай исемендәге колхозда башлана, гомуми стажы - 34 ел. Кайда гына эшләмәсен - дуңгыз, тавык караудамы, сыер савудамы, вазифаларын җиренә җиткереп башкара, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары шуны дәлилли.
Кыз мәхәббәтен дә туган ягында таба, 1956 елда Имаметдин белән гаилә коралар, тормышларына ямь өстәп, алты бала туа (кызганычка каршы, берсе вафат була).
- Әти-әниебез безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар һәм хәзер дә шулай булып калалар, - ди район муниципалитетының финас-бюджет палатасы рәисе урынбасары булып эшләүче кызы Рәзифә. - Әни безне укытырга омтылды. "Балаларым, диде ул, нинди һөнәр сайлавыгызга карамастан, иң элек белемле булу кирәк".
Чыннан да, Мәрфуга апага ул һәм кызлары өчен кызарырга туры килми: Фәттахетдин КамАЗда эшли, Зөлфия - Казанның 2 нче шәһәр больницасында баш хисапчы, Фәрит - "Мөхәмәтгалиев" хуҗалыгында тракторчы, Рәшит газ службасында монтер. Кәшбиевларның зур шатлыклары - тугыз оныгы, өч оныкчыгы. Бу көннәрдә алар яраткан дәү әниләрен юбилее белән котлыйлар, аңа иң изге теләкләрен җиткерәләр. Ә Мәрфуга апа яшереп кенә күз яшьләрен сөртә, балаларының бәхете, гаиләсенең иминлеге өчен Ходайга рәхмәт әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Мђрфуга Кђшбиева

2
X