Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Тырышлык бәхет китерә

    Хатын-кызның бәхете - нәсел тамырын дәвам итүче тәүфыйклы балалар үстереп, аларның киләчәген күрүдә, яраткан хезмәте белән тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшә алуда. - Турай авылында туып үскән, бүгенге көндә Әтәстә гомер итүче киң күңелле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, сабыр холыклы, көчле рухлы әниебез Минҗиан Мөхәммәтгалиевага 10 мартта 80 яшь тулды. Тормыш иптәше Гарифҗан...

    Хатын-кызның бәхете - нәсел тамырын дәвам итүче тәүфыйклы балалар үстереп, аларның киләчәген күрүдә, яраткан хезмәте белән тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшә алуда.

    - Турай авылында туып үскән, бүгенге көндә Әтәстә гомер итүче киң күңелле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, сабыр холыклы, көчле рухлы әниебез Минҗиан Мөхәммәтгалиевага 10 мартта 80 яшь тулды. Тормыш иптәше Гарифҗан белән 50 елдан артык бергә тату гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстереп, барысына да югары белем бирделәр. Бүгенге көндә дүрт килене, бер кияве, тугыз оныгы, ике оныкчыгы - аның зур бәхете, - ди килене Рәзилә.
    Тырышлык бәхет китерер, диләр. Колхозда савымчы, лаеклы ялга чыккач хат ташучы булып фидакарь хезмәт куйган Минҗиан тормыш иптәше белән балаларын йөзгә кызыллык китермәслек итеп тәрбияли. Әти-әниләре үрнәгендә уллары Илшат - крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Илсур - абыйсының ярдәмчесе туган якларында калалар. Өлкәне Илфат Мәскәүдә, кызлары Кәүсәрия Уренгой шәһәрендә, Илдус Можгада яшиләр.
    - Әниебез алтын куллы, аның бер минут та эшсез торганын күрмәссең. Ул әзерләгән бәлеш, өчпочмак һ.б.лар телеңне йотарлык, бәйләгән оекбаш, бияләй, башлыклар күз явын алырлык. Яңа бизәкле башмак күрсә, шул ук кичне бер парны бәйләп тә куя, - дип сүзгә кушыла улы Илсур.
    Минҗиан Гарифовнаның тырыш куллары белән мендәр тышлары, алъяпкычлар, оныкларына кечкенә сумкалар һ.б. кирәк-яраклар тегелә. Күз нурын түгеп бәйләгән челтәрләр, шәлләренә күпме йөрәк җылысы, күңел хисләре салынган.
    Ветеран газета-журналларга даими языла һәм берсен дә калдырмый кызыксынып укып бара, ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар.
    Матурлыкны яратучы Минҗиан апа өйдә һәм бакчасында чәчәкләр үстерә. Җәй һәм көз айларында ул табигать кочагында булырга ярата. Каен һәм җир җиләге, гөлҗимеш, мәтрүшкәләрне мулдан җыеп кышка әзерләп куя. Кайнатма, как, компотлардан зур гаиләсенә мул запас әзерли.
    Туган якның һавасы, урманы, җиләкле аланнары, балалары һәм оныклары юбилярга яшәү көче, күңел тынычлыгы бирә, шуңа да гомер көзе кояшлы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: