Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Тыл ветераны янәшәдә яши

Бөек Җиңү көне алдыннан Песәй мәдәният хезмәткәрләре мәктәп балалары белән бергә, авылда гомер итүче тыл ветераны Зөлхәтҗә апа Габбасованың хәлен белергә бардылар.

Зур хөрмәткә лаек ветеран янында алар еш кунак булалар. Зөлхәтҗә ханымның капка төбендә яратып утыра торган урыны бар. Бу юлы да авылдашлары аның белән нәкъ шунда әңгәмә кордылар.

— Ачык йөзле, бик тә мөлаем апабыз үзенең сугыш елларындагы тормышын сөйләде, авыл яңалыклары белән кызыксынды. Без, алып килгән күчтәнәчләребезне тапшырып, аңа әле күп тапкыр матур язларны каршылавын теләдек, — дип белдерде Фирдәвес Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X