Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Төзергә – димәк яшәргә

Лариса Кривилёва Рәис Сәхапов фотосы Тихоново авыл җирлегендә узган җыенда җир участоклары бирү һәм файдалану мәсьәләләре еш күтәрелде. Авыл халкы белән очрашу барышында район башлыгы Игорь Привалов болай дип билгеләде: - Җир мәйданы барлык теләүчеләргә дә җитә. Йортлар төзегез, шәхси хуҗалыкларыгызны киңәйтегез. Чөнки төзергә - димәк яшәргә, район предприятиеләрендә ихтыяҗ...

Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотосы
Тихоново авыл җирлегендә узган җыенда җир участоклары бирү һәм файдалану мәсьәләләре еш күтәрелде.
Авыл халкы белән очрашу барышында район башлыгы Игорь Привалов болай дип билгеләде:
- Җир мәйданы барлык теләүчеләргә дә җитә. Йортлар төзегез, шәхси хуҗалыкларыгызны киңәйтегез. Чөнки төзергә - димәк яшәргә, район предприятиеләрендә ихтыяҗ казаначак яшьләр туган якларга кайтыр дип өметләнергә.
Президент программасы кысаларында җир беренче чиратта күпбалалыларга бүленде. Аннан соң өстенлек җирле халыкка биреләчәк. Калганы - килгән кешеләргә.
Җирлек башлыгы Екатерина Филатова докладында яңгыраганча, 2012 елда авыл власте эшчәнлеге халык яшәеше өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыруга, территорияне төзекләндерүгә юнәлдерелде.
- Коммунистическая урамындагы 12 нче йортның канализация челтәрен ремонтлауга 406,9 мең сум сарыф ителде, юлларны кардан чистартуга - 92,9 мең сум, тимер юл платформасы төзелешенә - 29,1 мең сум, су насосы алуга - 58,7 мең сум, балалар мәйданчыгы урнаштыруга - 94 мең сум, урам яктыртуына һәм аңа техник хезмәт күрсәтүгә - 394 мең сум, - диде ул.
Территориядә 2012 елда "Дәресләрдән соң мәктәп" республика конкурсында җиңү яулаган һәм бер млн. сум грант алган урта мәктәп, "Белочка" балалар бакчасы, 300 урынга мәдәният йорты, ФАП эшли. Учреждениеләр җитәкчеләре Елена Пупышева, Галина Сапрыкина, Ольга Подшивалова, Рушания Илалова - тәҗрибәләре зур булган үз эшләренең осталары.
2007 елда авылдагы биш күпкатлы йортка хезмәт күрсәтүче "Тихоново-Сервис" торак милекчеләре ширкәте төзелде. Аның составында гомуми мәйданы 5300 квадрат метр булган 104 фатир.
Узган елда Президент программасы буенча Газлаштыру фонды аша күпкатлы йортларның барлык фатирларында да икеконтурлы җылыту котеллары куелды.
- Безнең фатирларда җылы, кайнар су мәсьәләсе хәл ителде. Президент Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә рәхмәт, - дип фикерләрен белдерделәр җыенда катнашучылар.
- 12 айда Тихоновода алты җинаять кылынган, үсмерләр арасында балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә исәпкә куелучылар юк, - дип хәбәр итте участок уполномоченные полиция майоры Геннадий Евдокимов.
- Участковыйның эш нәтиҗәләре күзгә күренә. Ул Тихоновода йорт салды, биредә яши, шуңа да хәлне контрольдә тота. Республика җитәкчелеге ярдәме белән агымдагы елда Яңабирде авылында участковый өчен йорт төзү башланачак. Шулай без җинаятьчелек белән көрәш проблемаларын хәл итүгә һәм хокук бозуларны профилактикалауга булышлык күрсәтә алачакбыз, - дип өстәде район башлыгы Игорь Привалов.
Авыл халкының сорауларына җавап биреп, Игорь Анатольевич болай дип ассызыклады:
- Агымдагы ел планнарында - мәктәп ашханәсен үзгәртеп кору һәм аны балалар бакчасы бинасыннан күчерү, социаль әһәмиятле объектларны газлаштыру. Чиркәүне төзекләндерү проблемаларын хәл итүгә ярдәм күрсәтеләчәк. Салтыковка авылында һәм Тихоновоның Ленин урамында юллар төзелешенә, суүткәргеч челтәрен үзгәртеп коруга һәм чистарту корылмаларын төзүгә, клубны ремонтлауга кагылышлы башка проблемалар контрольгә алынды.
Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе һәм район башлыгы урынбасарлары, муниципалитет бүлекләре һәм службалары, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тихоново авыл