Төзибез – димәк яшибез
Район территориясендә алтынчы күпфункцияле үзәк торгызыла. Бу юлы ул Сәйтәк авылында урнашачак. - Әле бер ел элек кенә безнең кечкенә авыл "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән игълан ителгән федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәйданчыгына әйләнер дип беркем дә уйламагандыр. Бу авыл халкы өчен зур вакыйга. Тулаем диярлек тузган элеккеге...
Район территориясендә алтынчы күпфункцияле үзәк торгызыла. Бу юлы ул Сәйтәк авылында урнашачак.
- Әле бер ел элек кенә безнең кечкенә авыл "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән игълан ителгән федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәйданчыгына әйләнер дип беркем дә уйламагандыр. Бу авыл халкы өчен зур вакыйга. Тулаем диярлек тузган элеккеге клуб янәшәсендә ел азагына яңа социаль мөһим объект үсеп чыгачагына ышануы кыен, - ди клуб мөдире Фәридә Данилова.
Китапханәче Елизавета Данилова да яңа бинага күченүне түземсезлек белән көтә.
- Торак пунктыбыз зур булмаса да, безнең китапханә фонды шактый - 8950 данә. Без китап фондын кадерләп сакладык һәм, ниһаять, укучыларыбыз белән эшләү өчен уңайлы бина булачагына шатланабыз, - ди авыл китапханәсенә 34 ел гомерен багышлаган Елизавета Ильинична.
"Созидание" төзелеш комплексы генераль подрядчысы вәкиле Альберт Зарипов сүзләренчә, 700 квадрат метрлы яңа бинада 15 балага мәктәпкәчә учреждение, башлангыч мәктәп, 50 урынга клуб, китапханә һәм медпункт урнашачак.
- Киләсе елга социаль объект белән беррәттән спорт мәйданчыгы төзеләчәк, территорияне төзекләндерү буенча да эш планлаштырыла, - диде Альберт Марсович.
Бүгенге көндә төзелештә 10 кеше эшли.
- Кичә без каплау өчен плитәләр салуны төгәлләдек, бүген пеноплекс белән стеналарны төрәбез. Аннан бинаның стеналарын күтәрә башлыйбыз, - ди төзүче Павел Степанов.
- Төзелештә эш ял көннәрендә дә тукталмый. Объектны ел азагына тапшырып өлгерергә кирәк, - дип өсти аның коллегасы Дмитрий Никитин.
- Мин биредә эш барышын зур канәгатьләнү хисе белән күзәтәм. Әгәр авылда төзелеш башланган икән, димәк аның киләчәге бар, - дип ихластан фикерен белдерә кибетче Светлана Михеева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.4300
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.3600
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.4700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5300
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.4000
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.6800
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.5600
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.6900
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8000
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10100
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9100
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика