Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Уңыш бәйрәме – эшләргә нәтиҗә

"Юность» район мәдәният йортында узган бәйрәм тантанасы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланды. Мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы продукцияләре күргәзмәсе оештырылган. Андагы түгәрәк ипинең зурлыгына карап, ел нәтиҗәләре буенча хезмәт ярышында алдынгылыкны кемнең биләвен ачыкларга була иде. Агымдагы елда "Кама" колхозы" ҖЧҖ урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә иреште. Бәйрәмгә авыл хуҗалыгы берләшмәләре хезмәткәрләре,...

"Юность» район мәдәният йортында узган бәйрәм тантанасы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланды.
Мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы продукцияләре күргәзмәсе оештырылган. Андагы түгәрәк ипинең зурлыгына карап, ел нәтиҗәләре буенча хезмәт ярышында алдынгылыкны кемнең биләвен ачыкларга була иде. Агымдагы елда "Кама" колхозы" ҖЧҖ урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә иреште.
Бәйрәмгә авыл хуҗалыгы берләшмәләре хезмәткәрләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Бәзәкә авылы фермеры Мансур Таҗиевка икеләтә бәйрәм - бүген аның туган көне. Мансур терлекчелек белән шөгыльләнә, һәр авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша, үз эше өчен янып-көеп йөри. Авылдашы Рәсимә Сәгъдәтуллина "Кама" колхозы" хуҗалыгында эшли, һәр сыердан 3863 кг сөт савып, машина белән саву операторлары арасында беренчелекне алган.
Менделеевск районы башлыгы Игорь Привалов авыл халкын бәйрәм белән котлады.
- Өстәл артында утырганда икмәкнең никадәр тырыш хезмәт нәтиҗәсе булуы турында уйланмыйбыз да. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр тирән хөрмәт һәм ихтирамга лаек, - дип билгеләп үтте Игорь Анатольевич һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рөстәм Галәмов белән берлектә бүләкләүләргә кереште.
Авыл хуҗалыгы алдынгылары - хуҗалык җитәкчеләре, комбайнчылар, механизаторлар, терлекчеләр Мактау грамоталары һәм премияләр белән бүләкләнде.
"Победа" ҖЧҖ бозау караучысы Роза Соловьёва район терлекчеләре арасында беренче урынны алды.
- Бу өлкәдә 30 елдан артык эшлим, - ди Роза Николаевна, хуҗалыкка сигезенче сыйныфны тәмамлагач килдем, башта сыер савучы булып эшләдем.
Роза Соловьёва шушы дәвердә күп мәртәбәләр җитештерү алдынгысы булган, дистәләгән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары гаилә архивында кадерләп саклана. Якташы Светлана Шувалова сыер савучы булып бер елдан артык кына эшли, әмма сөт саву күләме буенча өченче урынга лаек булган.
- Минем карамакта 50 сыер, - дип сөйли Светлана Михайловна. - Аларны саву өчен өч сәгать вакыт кирәк.
Турайдан 32 яшьлек Илсур Димөхәмәтов терлекчелектә 15 ел хезмәт куя. 600 грамм уртача тәүлеклек артым алып, ул өченче урынга лаек дип табылган. Димөхәмәтовлар гаиләсе авылда яшәүдән тәм таба.
- Акрынлап төзелеш алып барабыз, - ди Илсур Шәйхенурович.
"Шаян", "Шушпык", "Рапсодия" ансамбльләре, солистлар Ясәви Садыйков, Марина Мокшина һ.б.лар отышлы концерт номерлары бүләк итте. Кичәне Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоров алып барды.
Ольга Смолькова
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга

2
X