Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Вакытны кулдан ычкындырмаска

    Хуҗалыкларда печән чабу вакыты бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 июльгә 2316 тонна азык берәмлеге әзерләнгән, бу бер шартлы баш терлеккә исәпләгәндә 5 центнер тәшкил итә. Малларны уңышлы кышлату өчен 3640 тонна печән, 18739 тонна сенаж кирәк. "Кама" колхозы" ҖЧҖ хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәр чабуны һәм азык...

    Хуҗалыкларда печән чабу вакыты бара.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 июльгә 2316 тонна азык берәмлеге әзерләнгән, бу бер шартлы баш терлеккә исәпләгәндә 5 центнер тәшкил итә. Малларны уңышлы кышлату өчен 3640 тонна печән, 18739 тонна сенаж кирәк.
    "Кама" колхозы" ҖЧҖ хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәр чабуны һәм азык салуны уңышлы алып баралар. Биредә күпьеллыкларның беренче чабымы төгәлләнде, аннан саклауга 2010 тонна югары сыйфатлы сенаж салынды, 40 тонна печән алынды. Хәзер хуҗалык басуларында күпьеллык үләннәрнең икенче чабымы өлгерә.
    "Победа", "Абалач" ҖЧҖ, "Нигъмәтҗанов" КФХда мал азыгы әзерләү сүлпән темплар белән бара. "Гыйләҗетдинов Р." Һәм "Алтын башак" ЖЧҖ уңышлы агротехник срокларны кулдан ычкындыра. Мал азыгын вакытында әзерләү терлекләрнең продуктлылыгында чагылыш таба. Шуңа да югарыда аталган хуҗалыкларда сөт саву күрсәткечләре түбән. Терлекчелек продукциясе алуны киметмәс өчен, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренә азык әзерләүнең технологик процессына җитди карау, вакытны кулдан ычкындырмау зарур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: