Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Вакытыннан алда

    Республикада быел урып-җыю эшләре билгеләнгән вакыттан 7-10 көнгә алдан башлана. Агросәнәгать комлпексының кайбер предприятиеләре урак өстенә урып-җыю техникасын әзерләп өлгерә алмавына бәйле кыенлыклар туа ала. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр. Көзге игеннәр 10-15 июльдә өлгерә, ягъни билгеләнгән вакыттан 7-10 көнгә алданрак....

    Республикада быел урып-җыю эшләре билгеләнгән вакыттан 7-10 көнгә алдан башлана.
    Агросәнәгать комлпексының кайбер предприятиеләре урак өстенә урып-җыю техникасын әзерләп өлгерә алмавына бәйле кыенлыклар туа ала. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
    Көзге игеннәр 10-15 июльдә өлгерә, ягъни билгеләнгән вакыттан 7-10 көнгә алданрак. Сабан культураларын җыеп алуга 25 июльдән соң тотынырга була.
    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында урып-җыю эшләренә бәйле проблемалар тумаска тиеш дип саныйлар. Аграрийлар җыю эшләрен көзге чәчүлекләрдән башлый, соңыннан сабан культураларына күчә.
    Техниканы эшкә әзерләү тоткарлаучы момент була ала - агросәнәгать комплексының кайбер предприятиеләрендә урып алу комбайннарын һәм башка машиналарны төзекләндерү эше төгәлләнмәгән.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: