Ватанның геройлары бихисап
1430
0
0
Алар Бондюг авылында да бар. Сугыш елларында 95 ир-егет фронтка киткән, шуларның 49ы яу кырында мәңгелеккә башларын салган. Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан биредә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачылды. Бондюглылар озак еллар якташларының данлы исемнәре белән истәлек тактасы булдыру турында хыялландылар. Елъязма белән сугышта катнашкан гвардия өлкән сержанты Михаил Алексеевич...
Алар Бондюг авылында да бар. Сугыш елларында 95 ир-егет фронтка киткән, шуларның 49ы яу кырында мәңгелеккә башларын салган. Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан биредә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачылды.
Бондюглылар озак еллар якташларының данлы исемнәре белән истәлек тактасы булдыру турында хыялландылар. Елъязма белән сугышта катнашкан гвардия өлкән сержанты Михаил Алексеевич Переин шөгыльләнде.
- Ул фронтовик-авылдашлары турында мәгълүматлар тупланган көндәлек алып барды, - дип сөйли кызы Нина Михайловна. - Аларга нигезләнеп, архив материалларын бөртекләп җыеп, ике графадан торган исемлек төзедек: "Ватан өчен һәлак булдылар" һәм "Җиңү белән кайттылар".

Кызганычка каршы, Михаил Алексеевич исән чагында хыялын тормышка ашыра алмый калды. Монумент куйганнарын да, кара мәрмәр ташка геройларның исемнәрен уеп язганнарын да, шул исәптән үзенекен дә, күрә алмады. Тантанага, әтиләре, бабалары, дәү бабалары истәлегенә чәчәкләр куяр өчен Переиннар гаиләсенең 12 вәкиле килде.
Бондюглыларны һәм кунакларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, хәрби комиссар Дамир Вәлиев котладылар.
Символик тасманы кискәннән соң, алар һәйкәлгә кызыл канәферләр салдылар.

- Район җитәкчелегенә, эшмәкәрләргә, әфганчылар союзына рәхмәт, - ди Нина Переина. - Исемлекне тулыландыру эше дәвам итә. Хәрби комиссариат, район һәм республика архивлары белән тыгыз элемтәдә торабыз, яңа фамилияләр һәм фактлар табабыз.
- Беренче графада әниемнең бертуганнары Петр, Федор һәм Иван Ушковларның фамилияләре язылган, - дип сөйли күз яшьләре белән хезмәт ветераны Маргарита Петровна Горбунова. - Алар беренчеләрдән булып фронтка киткәннәр һәм өчесе дә хәбәрсез югалган. Бүген чәчәкләр алып килдем, изге рухлары өчен дога кылачакмын, һәм кайчан да булса якыннарымның күмелгән урыннары билгеле булачак дигән өметне югалтмыйм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6700
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18700
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.20100
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16300
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14600
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17400
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18500
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15800
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.17100
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6700
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84