Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ветераннарга юбилей медале тапшырылды

    Район авылларында тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү, аларга "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медален тапшыру тантаналары уза. Ижёвка ветераннары мәктәп бинасына чакырылды, рәхмәт сүзләре белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев аларга юбилей медальләре тапшырды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, "Ижминводы" санаторие директоры Айдар Садыйков, җирлек...

    Район авылларында тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү, аларга "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медален тапшыру тантаналары уза.

    Ижёвка ветераннары мәктәп бинасына чакырылды, рәхмәт сүзләре белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев аларга юбилей медальләре тапшырды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, "Ижминводы" санаторие директоры Айдар Садыйков, җирлек башлыгы Валентина Пономарёва Җиңүнең якынлашып килүче юбилее белән ихластан котладылар. Концерт программасына мәктәп укучылары башкаруында үзешчән сәнгатьнең иң яхшы номерлары кертелде. Чара бәйрәм табыны артында аралашу белән тәмамланды.
    Турай авылы җирлеге ветераннарына да юбилей медальләре тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: