Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Яңа 2016 ел белән!

Яңабирде авылында яшәүче "Агорохисервис" карьерында шофер булып эшләүче Николай Степанов йорты янында Яңа ел бәйрәме уңаеннан кардан колер белән бизәкләп Кыш Бабай һәм Кар кызы ясаган, аларның уртасына бизәлгән яшел чыршы урнаштырган. - Кар эшләнмәләрен ел саен ясыйм, бу гамәлем күңелгә ял бирә. Узган елда кар сыннарын икеләтә биегрәк ясаган...

Яңабирде авылында яшәүче "Агорохисервис" карьерында шофер булып эшләүче Николай Степанов йорты янында Яңа ел бәйрәме уңаеннан кардан колер белән бизәкләп Кыш Бабай һәм Кар кызы ясаган, аларның уртасына бизәлгән яшел чыршы урнаштырган.

- Кар эшләнмәләрен ел саен ясыйм, бу гамәлем күңелгә ял бирә. Узган елда кар сыннарын икеләтә биегрәк ясаган идем, булачак Яңа ел символы Сарык та бар иде. Быел һава торышы тотрыксыз һәм кар аз булу сәбәпле Маймыл сынын эшләп булмады. Йортка керәсе юлдагы арканы чыршы ботаклары һәм гирляндалар белән бизәдем, - дип сөйли Николай Пантелеевич.

Аның тормыш иптәше Вера Семеновна сүзләренчә, йорт хуҗасы элек шугалак, аның янына кардан хоккейчы сыны да эшләгән.

Степановлар гаиләсе Яңа ел бәйрәмен әнә шулай күңелле итеп каршылый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Яћабирде авылы

2
X