Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Яңа төзелешләр бар – юллар булачак

Монаш җирлеге территориясендә җәй башыннан юллар төзелеше актив темплар белән бара. Без килгән көнне юлчылар Акътәҗек авылында булачак асфальт өчен урын әзерлиләр иде. Бу эшкә "Татавтодор" ҖЧҖнең ике бульдозеры җәлеп ителгән. - Авыл җирлегендәге юлларга да чират җитү куандыра. Безнең җирлекнең биш торак пунктында үзәк юлларга асфальт җәю, эчкеләренә вак...

Монаш җирлеге территориясендә җәй башыннан юллар төзелеше актив темплар белән бара.
Без килгән көнне юлчылар Акътәҗек авылында булачак асфальт өчен урын әзерлиләр иде. Бу эшкә "Татавтодор" ҖЧҖнең ике бульдозеры җәлеп ителгән.
- Авыл җирлегендәге юлларга да чират җитү куандыра. Безнең җирлекнең биш торак пунктында үзәк юлларга асфальт җәю, эчкеләренә вак таш түшәү планлаштырыла, - ди җирлек башлыгы Валентин Евдокимов. - Төзек юллар авыл кыяфәтен генә үзгәртеп калмый, аның үсеш перспективасын да күзаллый.
Шулай ук "Татмелиорация" ҖЧҖ көче белән Кокшан поселогында купец Ушков буасын торгызу эшләре башланды.
- Әлегә өске буа төзекләндереләчәк. Алар барысы өчәү. Алга таба башлангыч кыяфәтләренә китереләчәкләр, - дип дәвам итә Валентин Евдокимов. - Сулык яны искиткеч. Киләчәктә биредә ял зонасы оештырып булачак. Бу уникаль объект туган як тарихын өйрәнү буенча туристлык маршрутларының берсе буларак та каралачак.
Бу көнне журналистлар тагын бер күңелле миссия башкардылар.
"Менделеевск" МҮ директоры Лариса Кривилёва җирлек башлыгы Валентин Евдокимовка подписка компаниясенә актив ярдәм күрсәткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Яћа тљзелешлђр бар – юллар булачак

2
X