Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Яңабирдедә 75 миләштән «Хәтер аллеясы» барлыкка килде

Аларны утыртуда балалар бакчасы һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Активистлар белән бергәләп үз агачын җирлек башлыгы Евгений Никифоров та утыртты.

− Аллея булдыру уңаеннан агачлар утырту мөһим вакыйга. Бу безгә якташларыбыз, аларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында онытмаска мөмкинлек бирәчәк, − дип белдерде ул. – Үзем миләшне бабам Алексей Лазарев истәлегенә утырттым, ул 1943 елда хәбәрсез югалды.

Хәтер аллеясы һәлак булган геройлар һәйкәле янында. Хәзер һәр яз саен миләшләрнең кызыл тәлгәшләре Ватан өчен гомерләрен дә кызганмаган һәм киләчәк буынга имин тормыш бүләк иткән яңабирделеләрне искә төшереп торачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев