Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Яңартылганнан соң Сәйтәктә чишмә ачылды

Аны төзекләндерү буенча инициативаны “Татнефть”компаниясенең “Прикамнефть” нефть һәм газ табышы идарәсе үз өстенә алды.

Суга чират хасил була 
– Бу урын популяр булуы белән үзенчәлекле. Бирегә суга тирә-яктан киләләр. Авыл һәм чишмә башлангычы турында риваятьләр бик күп, – дип уртаклаша клуб мөдире Ясминур Гыйзәтуллина. 


Берәүләр бу җиргә Сәет җитәкчелегендәге кешеләр килеп урнашуы турында сөйли. Шуның өчен торак пунктны Сәйтәк дип атаганнар яисә русчалаштырып Сетяково дигәннәр. Биредә чишмә булган, вакытлар узу белән дә кипмәгән. Авыл халкы, аны төзекләндереп Сәет чишмәсе дип атаган, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “изге” дигәнне аңлата. Шулай булып кала да. 


– Биредә су йомшак, анда суның составы турында баннер да эленгән. Аның буенча авыл халкы һәм башка урыннардан килүчеләр җирле суның сыйфаты турында белә алалар, – дип сөйли җирле балалар бакчасы тәбиячесе Лилия Ефимова. 


Кирәкле бүләк 
Чишмә ачылуда район башлыгы Валерий Чершинцев, “Прикамнефть” НГДУ начальнигы Андрей Лаптев булдылар. Алар судан авыз иттеләр һәм Сәйтәкнең чәчәк атуын, авыл халкына имин тормыш теләделәр. 
– Хәзер Качману бәйрәмендә коеныр урын бар. Үзегезнең коену урыны сезнең барыгыз өчен дә зур бүләк, – дип аңлатма бирде Валерий Чершинцев. 


Күренекле урын 
Чишмә авыл гыйбадәтханәсе янында, дөресрәге аның артында урнашкан. Территория чиста, чыганакка барып була. Бар җирдә дә чәчәкләр утыртылган. Сәйтәклеләр мондый күренекле урын булган өчен шатлыкларын яшермиләр. Алар аны сакларга сүз бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев