Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ял итәргә һәм бәйрәмнәргә вакыт юк

Әһлиевларның крестьян-фермер хуҗалыгы Менделеевск районында иң көчлеләрнең берсе булып санала. Кырчылыкта үз урынын тапкан гаиләнең барлык әгъзалары бизнес белән шөгыльләнә. Хезмәт сөючән бу гаилә белән без басуда көзге бодай уңышын җыйганда очраштык. - Төнге икегә кадәр эшлибез, ял итә торган вакыт түгел, яңгырлар башланса, уңышның бер өлешен югалтачакбыз, - ди...

Әһлиевларның крестьян-фермер хуҗалыгы Менделеевск районында иң көчлеләрнең берсе булып санала. Кырчылыкта үз урынын тапкан гаиләнең барлык әгъзалары бизнес белән шөгыльләнә.

Хезмәт сөючән бу гаилә белән без басуда көзге бодай уңышын җыйганда очраштык.
- Төнге икегә кадәр эшлибез, ял итә торган вакыт түгел, яңгырлар башланса, уңышның бер өлешен югалтачакбыз, - ди Динар Әһлиев.
Аңа әле 30 яшь тә юк, әмма инде тәҗрибәле фермер булып исәпләнә. Хуҗалык аның исеменә рәсмиләштерелгән, ул асылда барысы белән дә җитәкчелек итә. Әтисе Рәис идарә итүне күптән улына тапшырган, лидерлыкка омтылмый, кирәк булганда, ярдәм һәм киңәш бирергә әзер.
- Күп эшләргә кирәк, иртә таңнан кояш баешына кадәр, бездә бәйрәмнәр юк. Сабан туе көнне дә эшлибез. Динар моңа гел каршы килде, бер көн булса да ял итәргә тиешбез дип исәпләде, хәзер инде барысына да өлгерер өчен бәйрәм турында онытырга кирәклекне үзе дә аңлады, - дип елмая әтисе.
- Без барыбыз да Казанның аграр университетын тәмамладык һәм туган авылыбыз Камайга кайттык. Кайвакыт авырлыклар да була, әмма уңай яклары күбрәк. Бер-беребезгә йорт салырга булышабыз, бергә эшлибез, бергә ял итәбез, без бит бер гаилә.
Динарның хатыны Илзия Чаллыда туып үскән кыз. Шуңа да карамастан, авылда яшәвеннән канәгать.
- Курыкмадыгызмы? - дип сорыйм.
- Безнең йортны күрсәгез, сезнең дә китәсегез килмәс иде, - дип хатыны өчен ире Динар җавап бирә.
- Миңа монда ошый, - ди Илзия. Балалар тәрбияләүдән һәм йорт мәшәкатьләреннән башка, ул фермер хуҗалыгында бухгалтерияне алып баручы да, кирәкле азык-төлек һәм запас частьларга шәһәргә баручы, механизаторларга ашау ташучы да. Кирәк булганда, трактор руле артына да утыра.
Күпләр фикеренчә, кәеф күтәренке булганда гына уңышка ирешергә мөмкин. Әһлиевларның энтузиазмы көчле. Алар гади генә әйберне дә күңел күтәренкелеге белән кабул итәләр.
Комбайннарын ачык төс-ләргә буяганнар, берничә язма беркеткәннәр. Берсендә кызыл хәрефләр белән "Кума - абынырсың!" дип язылган.
- Моны энекәшебез уйлап чыгарды, - дип елмая Динар Рәисович. - Бу сүзләрдә өлешчә дөреслек тә бар. Без иң көчле хуҗалыкларның берсе, позициябезне бирмибез, шунлыктан, куып җитү кыенрак булыр.
Бу чыннан да шулай. Район комбайнчыларының смотр-конкурсында "Әһлиев" КФХ беренче урынны алды.
- Егетләр белгечлекләре буенча инженерлар, бар нәрсәгә университетта укыганда өйрәнделәр. Әгәр кеше нәрсәнедер яхшы белсә, тагын да күбрәк белергә омтылачак. Әһлиевлар шундыйлардан. Район фермерлары арасында консультация сорап алар ешрак мөрәҗәгать итәләр, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кырчылык буенча консультанты Николай Токарев.
Басуларны карап йөргәндә, без Әһлиевларның эшсез утырырга яратмаганына инандык. Берсе безнең белән әңгәмә корганда, икенчесе комбайнда эшли, өченчесе ашлык төйи, дүртенчесе аны ындыр табагына ташый. Алар вакытның да, үз хезмәтләренең дә кадерен беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары ял итђргђ џђм бђйрђмнђргђ вакыт юк