Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Янгын йорт-җирсез калдырды

    12 гыйнвардан 13енә каршы төндә Бәзәкәдә булган янгында торак йортка зыян килде. Ут чыгу турында сигнал 2.30 сәгатьтә алына. Беренчеләрдән булып Бәзәкәнең янгыннан сак депосы хезмәткәрләре килә, аннан соң - Ижевкадан. 86 нчы янгыннан сак частеннән дә ике машина ут сүндерүдә катнаша. Алар ярдәмгә кушылганда йортның түбәсе янып бетеп, ут...

    12 гыйнвардан 13енә каршы төндә Бәзәкәдә булган янгында торак йортка зыян килде.
    Ут чыгу турында сигнал 2.30 сәгатьтә алына. Беренчеләрдән булып Бәзәкәнең янгыннан сак депосы хезмәткәрләре килә, аннан соң - Ижевкадан. 86 нчы янгыннан сак частеннән дә ике машина ут сүндерүдә катнаша. Алар ярдәмгә кушылганда йортның түбәсе янып бетеп, ут йорт эчен камап алган була. Күршедәге өйләрне дә саклау зарурлыгы туа. Йортта хатыны белән 1933 елгы пенсионер яшәгән. Бәхеткә, алар зыян күрмиләр. Якынча тикшерү версиясе буенча, янгын төзек булмаган мичне эксплуатацияләүдән чыккан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: