Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Яшәешнең нигезе

Авыл хезмәтчәннәренең эш-мәшәкатьләре ел әйләнәсе бетеп тормый. "Алтын башак" ҖЧҖдә 400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 200е - савым сыерлар. Симертү төркемендә ике терлекче иллешәр баш яшь мал тәрбияли. Людмила Васильева 700 грамм уртача тәүлеклек артым ала. Сыер савучыларның күрсәткечләре - һәр "сөтлебикә"дән 12 килограмм уртача көнлек савым. Агрофирманың...

Авыл хезмәтчәннәренең эш-мәшәкатьләре ел әйләнәсе бетеп тормый.
"Алтын башак" ҖЧҖдә 400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 200е - савым сыерлар.
Симертү төркемендә ике терлекче иллешәр баш яшь мал тәрбияли. Людмила Васильева 700 грамм уртача тәүлеклек артым ала. Сыер савучыларның күрсәткечләре - һәр "сөтлебикә"дән 12 килограмм уртача көнлек савым.
Агрофирманың башкарма директоры Мәгъсум Ямалиев әйтүенчә, терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә печән, салам, фураж әзерләнгән. Механизаторлар Геннадий Овечкин, Роберт Ефремов МТЗ тракторында малларга азык ташыйлар.
Машина-трактор паркында да эш туктап тормый. Хәзер механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасын көйләү, ремонтлау белән мәшгуль. Хуҗалыкның баш инженеры Владимир Павлов бу эшләрне контрольдә тота. Склад мөдире Людмила Никандрова запас частьлар өчен җаваплы.
Хуҗалыкта хезмәт хакы түләү буенча өзеклекләр юк. Ул ноябрь аена бирелгән.
"Спецстрой" ҖЧҖ, инвестор буларак, хезмәт хакын вакытында түләү, запас частьлар, ягулык-майлак материаллары белән тәэмин итү турында кайгырта. Шулай итеп, уртак тырышлык белән монашлыларның эшләре көйле бара.
М.Григорьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары авыл