Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Яшьтәшләрем, мөмкинлекләр безнең кулда!

    Быелгы җәй минем күңелемдә озак сакланыр. Мин беренче тапкыр диңгездә ял иттем. Ә аның алсәбәбе мондый: пионериянең 90 еллыгы уңаеннан оештырылган "Яңа эра пионерлары" дигән бәйгедә катнашкан идем. Район буенча - беренче, республика күләмендә икенче урын алып, "Мирас" лагеры сменасына юллама белән бүләкләндем. Бу уңайдан укытучыма - мәктәпнең балалар оешмасы...

    Быелгы җәй минем күңелемдә озак сакланыр.
    Мин беренче тапкыр диңгездә ял иттем. Ә аның алсәбәбе мондый: пионериянең 90 еллыгы уңаеннан оештырылган "Яңа эра пионерлары" дигән бәйгедә катнашкан идем. Район буенча - беренче, республика күләмендә икенче урын алып, "Мирас" лагеры сменасына юллама белән бүләкләндем. Бу уңайдан укытучыма - мәктәпнең балалар оешмасы җитәкчесе Р.Шәрифуллинага зур рәхмәт белдерәм. Ул мине бәйгедә катнашырга канатландырды, киңәшләрен бирде.
    Витязево поселогында без - Татарстан варислары - 20 көн булдык. Әйдәманнар көн саен кызыклы бәйгеләр, чаралар оештырдылар, спорт белән шөгыльләндек, су коендык, экскурсияләргә йөрдек. Рәхәтләнеп аралаштык, яңа дуслар таптык. Гомумән, утырып торырга вакыт та юк иде.
    Смена тәмам. Алда - поездда ике көнлек юк. Барыбыз да каралганбыз, үсеп тә киткәнбез. Лагерь миңа күп нәрсә бирде. Мин беренче тапкыр әти-әниемнән озакка аерылдым, мөстәкыйкльлеккә өйрәндем.
    Яшьтәшләрем, сез дә йоклап ятмагыз, бәйгеләрдә катнашыгыз! Җәйге каникуллар ахырына якынлаша, тиздән укырга. Димәк, безне тагын яңа сынаулар, яңа бәйгеләр көтә. Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска гына кирәк.
    Аяз Әхмәтгәрәев, Песәй мәктәбе
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим