Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Язгы чәчүгә озак калмады

Дүшәмбе көнне булган эшлекле киңәшмә өч министрлык - икътисад, сәнәгать, сәүдә һәм энергетика министрлыкларының берләштерелгән утырышы йомгаклары турында хәбәрдән башланды. Иң мөһиме - инвестицияләр Район җитәкчесе Игорь Привалов билгеләп үткәнчә, Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган коллегиядә республика икътисадының барлык тармаклары эшчәнлегенә тирән анализ бирелде. Анда хәбәр ителгәнчә, регионда җитештерелгән продукция...

Дүшәмбе көнне булган эшлекле киңәшмә өч министрлык - икътисад, сәнәгать, сәүдә һәм энергетика министрлыкларының берләштерелгән утырышы йомгаклары турында хәбәрдән башланды.



Иң мөһиме - инвестицияләр
Район җитәкчесе Игорь Привалов билгеләп үткәнчә, Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган коллегиядә республика икътисадының барлык тармаклары эшчәнлегенә тирән анализ бирелде. Анда хәбәр ителгәнчә, регионда җитештерелгән продукция күләме 1,25 триллион сумга җитте. Бу күрсәткеч 2010 елгы белән чагыштырганда 4,6 процентка артыграк. Промышленность җитештерүе буенча Татарстан Россия регионнары арасында бишенче урынны били.
- Республика хезмәткәрләренә ирешелгән хезмәт күрсәткечләрен игълан иткәндә шатлыкның чиге булмады, - дип бүлешә Игорь Анатольевич һәм дәвам итә: - "Республика ведомстволары җитәкчеләре чыгышында "Аммоний" химия комплексы төзелеше күп мәртәбә телгә алынды, хөкүмәтебез аның эшчәнлеген республика икътисадының конкурентлык сәләтен күтәрү буенча стратегик бурычны хәл итү белән бәйли.
Ә без үз чиратыбызда, актив рәвештә алга атлап, Менделеевск шәһәре инфраструктурасын үстерү буенча проблеманы хәл итүгә инвестицияләр җәлеп итү өстендә эшләргә тиеш.
Язгы чәчү кампаниясе алдыннан
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Дилүс Абдуллин язгы кыр эшләренә техниканы әзерләү барышы турында мәгълүмат бирде.
Докладчы сүзләренчә, агымдагы елда 18952 гектар мәйданда чәчү эшләре башкару планлаштырыла.
Иң мөһиме - техниканы басуга чыгарга вакытында әзерләү. Бүгенге көндә агропромышленность предприятиеләренең паркында 119 трактор, 62 чәчкеч, 56 культиватор, 15 дискатор, 1230 тырмалау җайланмасы исәпләнә. Шул исәптән, 77 трактор (65%), 45 чәчкеч (73%), 36 культиватор (64%) чәчү эшләренә әзер. "Кама" колхозы", "Д.Әһлиев" крестьян-фермер хуҗалыгында ремонт эшләре оешкан төстә бара. "Мир" ҖЧҖ эшләр катлаулырак, реформалаштыру эшләре анда әлегә төгәлләнмәгән.
Әйтелгәннәрне анализлап, Игорь Привалов агропром җитәкчеләрен техниканы сафка бастыру буенча җитди чаралар күрергә өндәде.
- Язгы чәчү вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылса, югары уңышка нигез салынган була, - дип кисәте ул. - Мин куелган бурычны авыл хезмәтчәннәре лаеклы үтәрләр дип ышанам. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре эшчәнлеге белән танышу барышында мин моңа инандым.

Медицина иминиятләштерүе реформасы турында
"Ак Барс-мед" иминият компаниясе филиалы директоры урынбасары Илнур Кәримов мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасындагы үзгәрешләр турында сөйләде.
- Реформа Россия Федерациясе территориясендә бердәй үрнәктәге полис кертүгә бәйле, диелә докладта. - Яңа полислар 2011 елның 1 маеннан, беренче чиратта яңа туганнарга, шәхси мәгълүматларын үзгәрткәннәргә, иске үрнәктәге полисны югалткан яки бөтенләй полисы булмаган кешеләргә бирелә.
Кулларында яңа үрнәктәге полис булган кешеләр ярдәм күрсәтү сыйфатын тикшерә һәм контрольдә тота алырлык иминият медицина учреҗдениесен үзе сайлап алырга хокуклы. Иминиятләштерелгән һәр гражданин елга бер тапкыр мондый сайлауны ясый алса да, аны еш алыштыру кирәкми. Барлык иминият компанияләре гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү буенча бердәй дәүләт гарантияләре программасы буенча эшлиләр. Яңа закон иминият медицина оешмаларын гражданнарның законлы ихтыяҗларын һәм хокукларны яклауны иң мөһим бурыч итеп куя. Шул максат белән штаттан тыш табиб-экспертлар медицина ярдәме сыйфатына экспертиза ясый. Закон бозу очраклары өчен тиешле сумма медицина учреждениеләреннән тотыла.
"Ак Барс-мед" - Татарстанда иң эре операторларның берсе, 3200 мең кешедән тора - Республика территориясендәге мәҗбүри иминият базарында 92 процент били. Филиал һәм вәкиллекле компанияләр ТР муниципаль берәмлекләренең 45 ендә урнашкан. РФ территориясендә - 39.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары язгы чђчњгђ ђзерлђнњ