Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Язның бер көне ел туйдыра

    Камайдан фермер Әһлиевлар чәчүгә кереште. Абыйлы-энеле Динар, Эльнар һәм Ринальның тату командасына 164 гектарда арпа чәчәргә кирәк. Алар уңай һава торышының һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга ашыгалар. 3 майда "Алтын башак" хуҗалыгы кырларында агрегатлар гөрелтесе чәчү башлануын хәбәр итте. Биредә арпа 350 гектарны биләячәк. Район буенча барлыгы 16344 гектарда сабан культуралары...

    Камайдан фермер Әһлиевлар чәчүгә кереште.

    Абыйлы-энеле Динар, Эльнар һәм Ринальның тату командасына 164 гектарда арпа чәчәргә кирәк. Алар уңай һава торышының һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга ашыгалар. 3 майда "Алтын башак" хуҗалыгы кырларында агрегатлар гөрелтесе чәчү башлануын хәбәр итте. Биредә арпа 350 гектарны биләячәк.

    Район буенча барлыгы 16344 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Барлык хуҗалыкларда да күпьеллык үләннәр, уҗымнар басуларында тырмалау агрегатлары эшли. Туң һәм пар җирләрен тырмалауга шулай ук механизаторлар җәлеп ителгән. Аграрийлар өчен хәзер иң мөһиме - агротехник чараларны үзвакытында һәм сыйфатлы үткәрү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: