Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Юл кырыйлары чистара

Төзекләндерү темасы район җитәкчесенең даими контролендә. Игорь Привалов яз көне үк юл службалары алдына автомобиль юллары кырыйларында тәртип булдыру бурычын куйган иде. Һәм әйтергә кирәк, бу мәсьәләгә кире кайтмады. - Без районның торак пунктлары юллары буеннан үлән чабу буенча график төзедек. Көн саен бу эшкә ике берәмлек техника җәлеп ителә...

Төзекләндерү темасы район җитәкчесенең даими контролендә. Игорь Привалов яз көне үк юл службалары алдына автомобиль юллары кырыйларында тәртип булдыру бурычын куйган иде. Һәм әйтергә кирәк, бу мәсьәләгә кире кайтмады.
- Без районның торак пунктлары юллары буеннан үлән чабу буенча график төзедек. Көн саен бу эшкә ике берәмлек техника җәлеп ителә - чапкычлы МТЗ-80 тракторлары. Багана янындагы территорияләрне һәм эре техника керә алмаган җирләрне кул моточапкычлары белән эшкәртәбез.
Бүген тракторчылар Менделеевскидан Бәзәкәгә кадәр юл участогында юл кырыен эшкәртәләр. Шушы көннәрдә хезмәткәрләр Илнәт, Монаш, Карманково, Абалач, Тогай, Бөрешле авыллары яныннан үтүче юллар кырыннан үләнне чаптылар.
Июль уртасына барлык юл кырыйлары тәртипкә китерелсә дә, яңгырлар күп яву сәбәпле, үлән яңадан үсте, - ди "Татнефтедор" ҖЧҖнең Алабуга идарәсе директоры Рафаэл Погосян.
Чыннан да, көн уртасына таба без Бәзәкә янында автотрасса кырында үлән чабучы тракторчыларны күрдек.
Алар, артларыннан бер үлән дә калдырмый, бер-бер артлы баралар. Техника белән Анатолий Миронов һәм Олег Карабаев идарә итә.
- Мин МТЗ руле артында алты ел, иптәшем оешмада беренче елын гына эшли. Графиктан тайпылмаска тырышабыз. Хәзер посадкага кадәр менәбез дә, икенче якка борылып, юлның сул кырына чыгабыз. Иртәгә Ижёвкага таба китәбез, - дип сөйли Анатолий Дмитриевич.
Аларны карашым белән озатып, элек барлык оешма һәм предприятиеләрнең төгәл разнарядка буенча юл кырына үлән чабарга чыгуларын искә төшерәм.
Шәһәр хез-мәтчәннәренә кулда чалгы тотуы җиңел түгел иде, авылдагыларның да күбесе бу хезмәт коралыннан бизде. Ләкин берни эшләп булмый, районны чүп үләненә күмдерми идек.
- Ә хәзер эш башкача, - дип җиңел сулыйлар журналистлар.
Лариса Кривилева
Рәис Сәхапов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тљзеклђндерњ

2
X