Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Юллардагы чокырларны ямау башланды

Озакка сузылган карлы кыш район юлларына зыян китерде. Трассада чокырлар шулкадәр күбәйде, машина белән йөрү кыенлашты, җәяү йөрү дә җиңел түгел. Моны машина йөртүчелр генә түгел, җәяүлеләр дә тоеп өлгерде. Җылы көннәр башлануга, юлчылар авыл юлларында чокырларны ямауга кереште. "Татнефтедор" предприятиесе Алабуга автомобиль юллары идарәсенең махсус бригадасы "Карманково-Иске Гришкин" участогында...

Озакка сузылган карлы кыш район юлларына зыян китерде.
Трассада чокырлар шулкадәр күбәйде, машина белән йөрү кыенлашты, җәяү йөрү дә җиңел түгел. Моны машина йөртүчелр генә түгел, җәяүлеләр дә тоеп өлгерде. Җылы көннәр башлануга, юлчылар авыл юлларында чокырларны ямауга кереште. "Татнефтедор" предприятиесе Алабуга автомобиль юллары идарәсенең махсус бригадасы "Карманково-Иске Гришкин" участогында юлларны ямый.
- Хәзер коллегабыз "Беларусь" тракторында чокырны кырдыра һәм тигезли, аннан асфальт салабыз, - дип сөйли эшче Александр Пагин.
- Чиратта - Монаш янындагы юлларны ремонтлау, - дип өсти мастер Геннадий Камаев.
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары авыл