Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Йөзьяшәр имәнне көнләштереп

Песәй авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтхан Миңнеханов 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Әхмәтхан Миңнехановичны истәлекле вакыйга белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады, авыр сугыш елларындагы каһарманлыгы, какшамас батырлыгы белән горурлануын белдерде, юбилярга Рәсәй Президентының исемле открыткасын һәм шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга район ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина,...

Песәй авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтхан Миңнеханов 90 яшьлек юбилеен билгеләде.
Әхмәтхан Миңнехановичны истәлекле вакыйга белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады, авыр сугыш елларындагы каһарманлыгы, какшамас батырлыгы белән горурлануын белдерде, юбилярга Рәсәй Президентының исемле открыткасын һәм шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды.
Котлауларга район ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илшат Мөхәмәтгалиев һәм җирлек башлыгы Вильдан Мөхәмәтгалиев кушылдылар.
- Бөек Ватан сугышына 1943 елда киттем, күп шәһәр һәм авылларны азат итүдә катнаштым, өч ел дәвамында Камчаткада хезмәт иттем, 5,5 елдан соң гына туган ягыма кайттым. Колхозда ГАЗ-51 машинасын егәрләдем. Игенче, терлекче, тимерче дә булырга туры килде, пилорамда хезмәт куйдым, лаеклы ялга чыккач та биш ел эшләдем, - дип сөйли ветеран.
Сүзгә тормыш иптәше Сания Дәхетдиновна да кушыла:
- Балта остасы буларак өебезне Әхмәтхан энекәше белән бергәләп эшләде. 67 ел бергә, бик тату яшибез.
Миңнехановларның уллары Зөфәр гаиләсе белән Чаллыда төпләнгән, өч оныгы да тормышта үз урыннарын тапканнар.
Чал чәчле ветеранның күкрәген Ватан сугышы ордены һәм медальләр бизи. Тормышта авырлыкларны күп күрсә дә, сынмаган, сыгылмаган ул, йөзьяшәр имәндәй, әле һаман да җил-давылларга бирешми.
- Дөньяда тынычлыктан да кадерлерәк ни бар! - диде Әхмәтхан абый саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Песђй авылында

2
X