Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада»

    Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде

    10 нчы холык төзәтү колониясе ветеранын учреждениенең ветераннар Советы рәисе Роберт Шәйморатов һәм кадрлар белән эшләү буенча белгеч Ләйсән Хәмидуллина котладылар. Рушания Наилевна колониядә озак еллар ветеринар булып эшли – ярдәмче хуҗалыктагы хайваннарның сәламәтлеге һәм аларны саклау өчен җаваплы була. 
    Юбиляр әйтүенчә, бу һөнәрне ул аңлы рәвештә сайлый, кече яшеннән дүрт аяклы дуслары турында кайгырту ошый. Һәм хәзер шәхси ишегалдында хайваннар бихисап. Моннан тыш Р.Габдуллина чәчәкләр үстерә, бакчасында мәшгуль, тегә һәм бәйли, тәмле пироглар пешерә. 


    – Актив булу һәрвакыт модада, – ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: