Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Якташыбыз Анастасия Суслова «Автоледи» республика бәйгесендә «Машина бизәү» номинациясендә җиңү яулады

Яр Чаллы шәһәрендә узган финалда 43 автоледи чыгыш ясады.

Яр Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә Мамадыш һәм Түбән Кама районнарыннан катнашучылар, сату үзәкләренең берсенең мәйданында, юл йөрү кагыйдәләреннән белемнәрен һәм машина йөртү осталыкларын күрсәтергә тиеш булдылар, дип хәбәр итә районның «Юл йөрү куркынычсызлыгы» ДБУы. 


Диджейлар балалар һәм зурлар өчен интерактив уеннар һәм күңел ачу программасы әзерләделәр. Сорауларга дөрес җавап биргән һәр тамашачы «БДД» ДБУдан истәлекле бүләк алды. 


Катнашучылар арасында җитди көндәшлек барды, алар руль артында барлык сәләтләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә «Автоледи-2022» титулын Яр Чаллыдан Таисия Кириллова алды. Икенче һәм өченче урынга шул ук шәһәрдән Анна Филиппова һәм Наталья Борисенко лаек булдылар. «Машина бизәү» өстәмә номинациясендә һәм «Юл йөрү куркынычсызлыгын яхшырту һәм киләчәк автомобилендә цифралаштыру» темасына призентация ясауда беренче урынны Анастасия Суслова (Менделеевск) һәм Алсу Карташева (Түбән Кама) алдылар. Менделеевск гүзәленең машинасы үзенчәлекле бизәлеш белән аерылып торды: Анастасия, катнашучыларның кәефен күтәреп, автомобилен төрле төстәге стикерлар һәм елмайган йөзләр белән бизгән. 


«Иң яхшы видеоролик: «Юл йөрү куркынычсызлыгы хатын-кыз күзлегеннән» номинациясендә беренчелекне Роза Хуҗина (Актаныш) тотты. Икенче урын Илизы Хуҗинада (Актаныш) булды. Өченче урынны Светлана Ушакова һәм Анна Филлипова (Яр Чаллы) бүлештеләр. Һәр автоледи спонсорлардан чәчәк бәйләме «БДД» ДБУдан күңелле бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев