Алабугада Хәтер мемориалындагы 265 яранны урлаганнар
Тәртипсезлекләр дәвам итә.
Бу елны Алабуга урамнары чәчәкләр белән бизәлде. Ләкин кайбер шәһәрлеләр әлеге чәчәкләр белән хозурланудан тыш, үсемлекләрне үзләштерә дә башлаганнар дип хәбәр итә «Алабуга нуры». Шулай итеп, хәтер мемориалында үсүче 265 төп яран гөле казып алынгану турында шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә билгеле була. Моңарчы Алабугада чәчәкләрне шәһәр Мәдәният йорты яныннан, Меңьеллык һәм Тукай урамнарыннан да казып алган булганнар.
Фото-превью «Алабуга нуры» сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев