Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң җинаять эше ачылган

Нәтиҗәдә дүрт кеше — ике машина йөртүчесе һәм ике фельдшер зыян күргән.

Татарстан Республикасында ашыгыч ярдәм автомобиле һәм «Ауди» машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше кузгатылды дип хәбәр итә «Татар-информ. Татар» сайты Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә сылтама белән. Җинаять эше «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча кузгатылган.

Тикшерү фаразлавынча, ашыгыч ярдәм машинасы светофорның кызыл төсенә карамастан хәрәкәтен дәвам иткән. Ул «Ауди» машинасы белән бәрелешүгә китергән. Әлеге бәрелешүдән соң ашыгыч ярдәм машинасы бордюрга менгән, койманы ваткан һәм ауган.

Нәтиҗәдә дүрт кеше — ике машина йөртүчесе һәм ике фельдшер зыян күргән. Ике зыян күрүченең хәле авыр дип бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев