Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Менделеевлылар шәһәр клумбаларыннан чәчәкләр урланудан зарланалар

Тәртип бозучылар ачыкланачак.

Әлеге ямьсез күренеш турында МУП "Благоустройство«ның ландшафт архитекторы Римма Гараева хәбәр итә.
«Шәһәребез матурлыгы өчен көч куючыларның хезмәте югалуын күрү йөрәкне әрнетә. Кем һәм ни өчен болай эшләүе аңлашылмый. Миңа битараф булмаган менделеевлылар борчылып еш мөрәҗәгать итә башладылар. Хәер шәһәрдә тәртип артыннан күзәтү камералары күп куелган, шуңа тәртип бозучыларның шәхесен ачыклау авырлык тудырмас дип уйлыйм», — ди Римма Зафировна.
Узып баручы елда Менделеевскны яшелләндерү өстендә зур эш алып барыла, шәһәрнең төрле почмакларында 1000 артык агач инде утыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев